Машина йөртүчеләргә медицина тикшерүе үткәрүнең яңа кагыйдәләрен кертү сроклары билгеле
Машина йөртүчеләргә медицина тикшерүе үткәрү кагыйдәләренә үзгәрешләр 2027 елның 1 мартыннан үз көченә керә. Бу хакта РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Министрлыкта ачыклык кертүләренчә, күрсәтелгән вакытта тиешле дәүләт органнары барлык кирәкле закон актларын кабул итәчәк, шулай ук тәфсилле аңлатмалар әзерләячәк.
Элегрәк 2025 елның 1 сентябреннән исереклек халәтен тикшерүнең яңа тәртибе үз көченә керүе турында хәбәр ителгән иде.
«Медицина тикшерүе процессына яки белешмә формасына 1 сентябрьдән бернинди үзгәрешләр дә кертелмәячәк», - дип аңлаттылар Сәламәтлек саклау министрлыгында.
