Добавить новость
103news.com
World News
Август
2025

Үткән уку елы турында Һадиуллин: Масштаблы чаралар уздыру белән истә калды

0

Бүген Иннополиста узган Татарстан Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышында ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин төп доклад белән чыгыш ясады һәм түбәндәгеләрне билгеләде.

«Узган ел республикада мәгариф өлкәсендә масштаблы чаралар уздыру белән истә калды. Традиция буенча педагогик хезмәткәрләрнең август конференциясендә без узган уку елына йомгак ясыйбыз һәм киләсе елга бурычлар куябыз. Конференция кысаларында сигез секцион утырыш эше төгәлләнде инде, аларда ике меңнән артык кеше катнашты», – дип сөйләде министр.

Спикер әйтүенчә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча – химия һәм физик культура фәннәре юнәлешләреннән секция утырышлары да булган. 12 августта Түбән Камада химия фәне секциясендә Индустриаль партнерлар, әйдәп баручы югары уку йортлары һәм федераль экспертлар катнашында «Физ-хим прорыв» проектының төп параметрлары турында фикер алышу булдырылган.

«2021 елдан Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан төбәк мәгариф системалары мотивлаштыручы мониторинг нигезендә бәяләнә. 2024 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Россия Федерациясе субъектлары арасында Мәскәүдән генә калышып, икенче урынны алып тора. Мониторинг күрсәткечләренә ирешүдә Казан, Яр Чаллы шәһәрләре, Бөгелмә, Саба һәм Аксубай районнары лидерлар булып тора. Шул ук вакытта безнең нәтиҗәләр яхшырак була алыр иде. Мәсәлән, Арча, Чүпрәле, Баулы, Балык Бистәсе һәм Минзәлә районнарында файдаланылмаган резервлар бар», – диде ул.

Шулай ук министр күптән түгел мәгариф турындагы канунга төзәтмәләр кабул ителүен дә әйтте. Хәзер мәктәп укытучылары һәм балалар бакчалары тәрбиячеләре квалификация күтәрү һәм яңадан әзерлек курсларын бары тик дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрдә генә уза алачак.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России