Дәүләт Советында муниципаль идарәнең иң яхшы хезмәткәрләре һәм журналистлар бүләкләнде
Бүген Татарстан Дәүләт Советында 2024 ел йомгаклары буенча ел саен үткәрелә торган «Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» һәм «Массакүләм мәгълүмат чарасында җирле үзидарә темасын иң яхшы яктыртучы» конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Җиңүчеләргә һәм лауреатларга сәламләү сүзе белән республика парламенты исеменнән Төзелеш һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин мөрәҗәгать итте.
Чарада шулай ук Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, Татарстан Муниципаль берәмлекләре советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, ТР Рәисе каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты җитәкчесе Александр Белов һәм ТР Рәисенең Территорияләр белән эшләү идарәсе җитәкчесе урынбасары Илдар Ибраһимов катнашты.
Тантананы ачып, Әгъзам Гобәйдуллин муниципаль хакимият органнарының нәтиҗәлелеге халыкның иминлегенә турыдан-туры йогынты ясавын ассызыклады. Ул билгеләп үткәнчә, нәкъ менә җирлек башлыклары, депутатлар һәм муниципаль хезмәткәрләр абруйлы һәм кешеләрнең проблемаларын белеп, территорияләр үсешенә актив йогынты ясарга сәләтле.
Ул искәрткәнчә, бүген республикада 48 республика программасы һәм 12 илкүләм проект гамәлгә ашырыла, аларның барысы да урыннарда тормышны яхшыртуга юнәлдерелгән.
Аның сүзләренчә, Татарстан җирлек дәрәҗәсен саклап кала алды, бу авыл җирлекләре башлыкларына эшне дәвам итәргә мөмкинлек бирде. Киләчәктә, хакимият дәрәҗәләре арасында вәкаләтләрне бүлүгә аерым игътибар биреп, җирле үзидарә турында республика законын камилләштерергә кирәк, дип саный Гобәйдуллин.
Альберт Хәбибуллин да бу эшнең әһәмиятен билгеләп үтте. Ул муниципаль хакимиятнең кешеләргә иң якын булуын һәм Татарстанда аның үсеше өчен барлык шартлар да тудырылуын ассызыклады. Хәбибуллин хәбәр иткәнчә, барлык муниципалитетлар да законнарны камилләштерү буенча тәкъдимнәр юллаган, алар текстның 52 битен биләгән. Аның фикеренчә, бу үз эшенә һәм туган җиренә бирелгән белгечләрнең югары дәрәҗәдә җәлеп ителүен күрсәтә.
Җиңүчеләрне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән ТР Рәисе каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты җитәкчесе Александр Белов та котлады. Ул билгеләп үткәнчә, муниципаль хезмәткәрләр эше нәтиҗәсендә республика көчлерәк, ә халыкның тормышы уңайлырак була.
Белов шулай ук муниципаль хезмәтнең яшьләр өчен кызыклы булуын билгеләп үтте: хезмәткәрләрнең чиреген 35 яшькә кадәрге белгечләр тәшкил итә. Шул ук вакытта хезмәткәрләрнең яртысының диярлек 10 елдан артык стажы бар, аны, аның сүзләренчә, муниципаль хезмәтнең элитасы дип атарга мөмкин.
Быел конкурсларга 15 номинация буенча 166 гариза кергән: «Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» конкурсына 99 гариза (9 номинация), журналистлар конкурсына 67 гариза (6 номинация). Йомгаклар буенча 80 җиңүче бүләкләнде.
Конкурслар уздыру тарихында, 2006 елдан башлап, 1219 кеше лауреат булды.
