Татарстанда начар күрүче һәм сукыр сайлаучылар өчен тавыш бирү шартлары тудырылачак
14 сентябрьдә, Бердәм тавыш бирү көненә, Татарстанда күрү сәләте бозылган гражданнар өчен махсус инфраструктура әзерләнәчәк. Участокларда кандидатлар турында эре шрифт белән эшләнгән мәгълүмати материаллар, шулай ук бюллетеньнәрне мөстәкыйль тутыру өчен рельефлы-нокталы Брайль шрифтлы трафаретлар барлыкка киләчәк. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев аңлатканча, эш сукыр һәм начар күрүче гражданнар өчен тавыш бирүне мөмкин итүгә юнәлдерелгән. Ул билгеләп үткәнчә, сайлаучыларга алдан ук мәгълүмат бирелә, участокларда тактиль күрсәткечләр куела, кабинкаларда бюллетеньнәр өчен лупалар һәм трафаретлар урнаштырыла.
Мондый трафарет кандидатның фамилиясен табарга һәм тамга куярга мөмкинлек бирә. Кондратьев сүзләренчә, махсус ихтыяҗлары булган кешеләргә игътибар – 2025 елның Бердәм тавыш бирү көненә системалы әзерлекнең бер өлеше.
Утырыш йомгаклары буенча территория комиссияләре башлыкларына республиканың барлык 2752 сайлау участогын кирәкле материаллар һәм җайланмалар белән тәэмин итү йөкләнде.
Татарстанда Бердәм тавыш бирү көнендә, 14 сентябрьдә, ТР Рәисен, 7531 муниципаль депутатны сайлаулар һәм 18 нче Мәләкәс бер мандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар узачак.
Республика Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны («Бердәм Россия»), Руслан Йосыповны (ЛДПР), Виталий Смирновны (Россия пенсионерларының «Социаль гаделлек өчен» партиясе) һәм Хафиз Миргалимовны (КПРФ) сайлауларда кандидат итеп теркәде.
