Актаныш районының элеккеге башлыгының җинаять эшен Минзәләдә караячаклар
Бүген Татарстан Югары суды Актаныш районының элеккеге башлыгы Энгель Фәттаховның эшен карау урынын үзгәртү турында карар чыгарды. Бу хакта «Татар-информ»га судның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Татарстан прокуроры Альберт Суяргулов үтенеч белән мөрәҗәгать итте. Ул эшне карауны Актаныш судыннан Минзәлә судына алмаштыру кирәклеген Фәттаховның Актаныш башлыгы булуы һәм анда, шул исәптән суд хезмәткәрләре арасында да, элемтәләр булдыруы белән аңлатты.
Нәтиҗәдә Энгель Фәттаховның җинаять эшен Минзәлә район суды караячак.
Тикшерү версиясе буенча, ул Актанышта эшчәнлек алып баручы фирма директорыннан 157 млн сумлык милекне таләп иткән. Законсыз алынган түләүләрнең, шул исәптән күрсәтелгән хезмәтләрнең гомуми суммасы 26 млн сумнан артып киткән. Моннан тыш, төзелеш фирмаларының берсе аның йортын 14 млн сумга ремонтлаган.
2012-2017 елларда Фәттахов Татарстан мәгариф һәм фән министры урынын биләгән. 2018 елдан 2022 елга кадәр ул Татарстан Актаныш районы башлыгы була.
2024 елның ноябрендә Россия Эчке эшләр министрлыгы Татарстан Республикасының элеккеге вице-премьеры һәм Актаныш районының элеккеге башлыгы Энгель Фәттаховның улы Илнар Фәттаховны федераль эзләүгә игълан итте. Нинди маддә буенча эзләү алып барылуы ведомство базасында күрсәтелмәгән.
