Айдар Сәлимгәрәев: «Шәһри Казан» газетасында бик көчле коллектив тупланган
Быел «Шәһри Казан» газетасы үзенең 35 еллыгын билгеләп үтә. Аның беренче саны 1990 елның 17 августында чыга. Шул уңайдан оештырылган тантаналы чарада «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев «Шәһри Казан» газетасы коллективының эшчәнлеген югары бәяләде.
«Газета шулкадәр дәрәҗәдә матур эшләп килә. Бик көчле коллектив тупланган, аның бердәм булып эшләве укыган кешегә дә сизелеп тора. Аның күрсәткечләре дә – тиражы, социаль челтәрләрдә язылучылары көннән-көн артып килә. Кешенең эшеңне күрүе, бәяләве – иң зур нәтиҗә», – ди ул.
Айдар Сәлимгәрәев Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиевның котлау сүзләрен дә җиткерде.
«Сезне «Шәһри Казан» газетасының 35 еллык истәлекле юбилее белән чын күңелдән тәбрик итәм. «Шәһри Казан» республикабыз һәм халкыбыз язмышында иң мөһим һәм катлаулы мизгелләрендә шәһәр газетасы буларак барлыкка килде. Дөресен генә әйткәндә, без мондый басмага мохтаҗ идек, чөнки ул чорда төп сәяси вакыйгалар нигездә башкалабыз Казанда барды. Татар халкының омтылыш-ниятләре хакында дөрес мәгълүмат җиткерү яңа милли басма оештыру милләтебезнең берләшүенә һәм милләтара татулыкны саклап калуга ярдәм итте», – дип хәбәр ителә аның котлау хатында.
