Автоэксперт Попов юл-транспорт һәлакәтенә кемнәрнең ешрак эләгүен аңлатты
Бүгенге көндә Россиядә машина йөртүчеләрнең 55 проценты – ир-атлар, ә 45 проценты – хатын-кызлар. Автоэксперт, РФ Хөкүмәте каршындагы юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендә закон чыгару буенча эшче төркем әгъзасы Дмитрий Попов «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.
Шул ук вакытта, аның сүзләренчә, автомәктәпләрдә төркемнәр исемлегендә ир-атлар һәм хатын-кызлар нисбәте тигез диярлек.
Аварияләр статистикасына килгәндә, Попов ир-атларның хатын-кызларга караганда юл-транспорт һәлакәтенә ешрак эләгүен әйтте.
«Ир-атлар юл-транспорт һәлакәтенә күбрәк юлыга. Алар машина белән идарә иткәндә «хәзер мин сезгә нинди икәнлегемне күрсәтәм» дип масаерга ярата», - дип сүзен төгәлләде Попов.
