Добавить новость
103news.com
World News
Август
2025

Чуплан Җәлилова: Бу көннәрдә әтинең хатларын алып укыйм

0

Советлар Союзы герое, каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең Казандагы музей-фатирында геройны һәм аның көрәштәшләрен искә алуга багышланган чара узды. «Өзелгән җыр» дип аталган очрашуда Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова, оныгы Татьяна Малышева-Җәлил, оныкчыгы Елизавета Малышева-Җәлил катнашты.

Музей мөдире Айгөл Сафиуллина быел 11 батырны җәзалап үтерүгә 81 ел булуын искәртте.

«25 августны без ел саен дәртләнеп һәм дулкынланып көтеп алабыз, әзерләнәбез. Бу көнне безнең музейга Муса Җәлилнең кызы, оныгы, оныкчыгы килә. Бу елга бер генә тапкыр була торган очрашу. Әлеге чара яшь буынга хәтерне җиткерү өчен кирәк», - диде ул.

Чарага Муса Җәлил премиясе лауреатлары һәм Казанда каһарман-шагыйрьгә багышланган чаралар оештыручылар да чакырылган иде.

Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова истәлекләре белән уртаклашты. Бу көннең дулкынландыргыч булуын әйтте.

«Бу фатир минем өчен кадерле. Монда мин соңгы тапкыр әтиемне күрдем. Без әти белән бер-беребезне бик ярата идек, арабызда аерым бер бәйләнеш бар иде. Әти язган хатларның бер өлеше минем өйдә саклана. Бу көннәрдә мин аларны алып укыйм. Без үзебезнең гаиләдә Җәлилчеләрнең барысын да хөрмәтлибез», - диде ул.

Ул яшьләрнең Муса Җәлил иҗатына битараф булмавына шат булуын әйтте.

Һәр елны 25 августта татар халкы герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә ала. Чаралар программасы Муса Җәлил музей-фатирында башлана һәм 1 Май мәйданында һәйкәлгә чәчәкләр салу тантанасы белән дәвам итә.

11 җәлилченең гомере 1944 елда нәкъ 25 август көнне, сәгать уникедә, өч минут аралыгы белән, Плетцензее төрмәсендәге гильотина астында өзелә.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России