Казанда Мәңгелек уттан тәмәке кабызган хатын-кызга карата җинаять эше кузгатылачак
Казанда бер хатын-кыз Татарстан башкаласының Урицкий паркындагы Мәңгелек уттан тәмәке кабызган. Шул хактагы видео социаль челтәрләрдә чыкты һәм Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе хезмәткәрләренең игътибарын җәлеп итте.
Ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге факт буенча процессуаль тикшерү оештырылган.
Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин җинаять эше кузгатырга һәм билгеләнгән шартлар турында доклад тәкъдим итәргә, ә тикшерү эшләре тәмамлангач, аның нәтиҗәләре хакында хәбәр итәргә кушты.
Йөкләмәнең үтәлеше ведомствоның үзәк аппаратында контрольгә алынган.
