Добавить новость
103news.com
World News
Август
2025

Кукмара мөхтәсибәтендә яңа мәчет ачылды

0

24 августта Кукмара районының Балыклы авылында яңа «Ихлас» мәчете ачылды. Ул авылның иң матур җирендә урнашкан, 1994 елдан бирле эшләгән иске мәчет урынына төзелгән. 2024 елда җирле халык иске бинаны сүтү турында карар кабул иткән һәм шул ук елның 10 июлендә яңа мәчет төзи башлаган, һәм бер ел эчендә төзеп тә бетергән. Хәзер авылда җәмәгать белән намаз уку, дини йолалар үткәрү, динне өйрәнү өчен уңайлы урын бар. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яңа «Ихлас» мәчетен ачу тантанасына югары дәрәҗәле кунаклар җыелды, алар арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел тулу мәдрәсәсе директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев, районның төрле оешмалары җитәкчеләре, район аксакаллары, имамнары һәм абыстайлары, төзелешне башлап йөрүчеләр, хәйриячеләр, авыл халкы, шулай ук «IX Мәчкәрә укулары» фәнни-гамәли конференциясендә катнашучылар бар иде.

Мөфти Камил хәзрәт Пәйгамбәребез Мөхәммәд сәлаллаһу галәйһи вәсәлламнең тууына 1500 ел тулуны билгеләп үтүче елның мөбарәк Мәүлид ае башында мәчет ачылуның аеруча әһәмиятле булуын ассызыклады. Ул шулай ук мөселманнарның көндәлек тормышында мәчетләрнең мөһимлеге турындагы фикерләре белән уртаклашты, аларны төзүдә катнашкан һәркем өчен килә торган саваплар һәм бәрәкәт турында сөйләп үтте. Камил хәзрәт мәчет төзелешендә катнашучыларга тирән рәхмәтен белдерде, шул нисбәттән һәркайсына рәхмәт хатлары тапшырды.

Мәчетне ачу тантанасында катнашкан башка җитәкчеләр һәм дин әһелләре дә халыкка дини тәрбия бирү, рухи-әхлакый кыйммәтләрнең үсеше мөһимлегенә һәм балаларны ислам традицияләренә туры китереп тәрбияләүнең кирәклегенә игътибар иттеләр.

150-200 кеше сыйдырышлы яңа мәчет төзелешенә «Урал» оешмасы җитәкчесе Газинур Хәбибрахманов зур өлеш керткән.

Мәчетнең беренче катында ир-атлар өчен 200 кеше сыйдырышлы иркен намаз залы, шулай ук имам бүлмәсе урнашкан. Аскы катта балалар өчен уку сыйныфлары, хезмәткәрләр өчен бүлмә, ашханә (анда – балага исем кушу һәм никах уку тантаналары, шулай ук Рамазан аенда 150-200 кешегә исәпләнгән ифтарлар үткәрелә) урнашкан.

Бинада бөтен уңайлыклары булган тәһәрәтханә урнашкан. Мәчет электр белән яктырту һәм җылылык белән тәэмин итү системаларына тоташтырылган.

Мәчет территориясе матур койма белән әйләндереп алынган. Мәчеткә килүчеләр өчен бөтен уңайлыклар тудырылган: асфальт салынган һәм газон чәчелгән, парковка бар. Алга таба мәчет янында балалар мәйданчыгы булдыру көтелә.

Балыклы авылының «Ихлас» мәчете имам-хатыйбы булып 1999 елдан Кукмара мәдрәсәсен тәмамлаган Фәиз хәзрәт Минһаҗев эшли. Мәчеттә ислам нигезләрен укыту белән шөгыльләнүче 4 мөгаллим эшли. Мәчет каршындагы курсларда 3 төркем укучылар белем ала.

Бүгенге көндә Кукмара мөхтәсибәтендә 75 мәчет эшли.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России