Казан дүртенче тапкыр глобаль яшьләр саммитын кабул итәчәк
27-30 августта Татарстан башкаласында IV Казан глобаль яшьләр саммиты узачак. Чара 45 илдән 200дән артык делегатны, шул исәптән министрлар, дипломатлар, галимнәр, медиаэкспертлар, эшмәкәрләр һәм яшьләр хәрәкәте лидерларын берләштерәчәк. Бу хакта вакыйганы оештыручылар хәбәр итә.
Казанга Бразилия, Бангладеш, Катар, Колумбия, Мексика, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Согуд Гарәбстаны, Оман, Нигерия, Филиппин, Көньяк Африка Республикасы һәм башка илләрдән вәкилләр килүе көтелә.
Саммит «Казан – ислам дөньясының яшьләр башкаласы 2022» программасыннан үсеп чыкты. Өч ел эчендә ул мәгарифтә, мәдәнияттә һәм медиада иң яхшы тәҗрибәләр белән алмашу буенча әйдәп баручы халыкара мәйданчыкларның берсенә әверелде, дип билгеләп үтә оештыручылар.
Казан глобаль яшьләр саммиты Россия Фән һәм югары белем министрлыгы, Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы, Казан федераль университеты, ТР Хөкүмәте һәм «Ислам хезмәттәшлек оешмасының яшьләр форумы» халыкара оешмасы ярдәмендә узачак. Оештыручылар арасында «Алдынгылар хәрәкәте», «Яшьләр дипломатиясе академиясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасы һәм «Татарстан Республикасы яшьләр үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе бар.
Быелгы саммит «Глобаль үзгәрешләр чорында шәхес формалаштыру: кыйммәтләр һәм карьера траекторияләре» дигән темага узачак. Форумның төп максатлары – ике яклы мөнәсәбәтләрне ныгыту, яшьләр дипломатиясен үстерү һәм «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты максатларына туры килә торган уртак мәгариф, мәдәни һәм инновацион проектлар өчен ныклы нигез булдыру.
