Добавить новость
103news.com
World News
Август
2025

Татарстанда «Мобиль сайлаучы» сервисыннан 7,5 меңнән артык кеше файдаланган

0

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә «Мобиль сайлаучы» сервисы эшенә арадаш нәтиҗә ясадылар. 26 августка булган мәгълүматларга караганда, республикада яшәүче 7,5 меңнән артык кеше бердәм тавыш бирү көнендә теркәлү (прописка) урыны буенча түгел, ә фактта булачак урынында тавыш бирү өчен гариза рәсмиләштергән. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Мобиль сайлаучы» сервисыннан файдалану өчен алдан ук гариза бирергә кирәк:

  • 10 сентябрьгә кадәр – Дәүләт хезмәтләре порталы, Күпфункцияле үзәк офислары яисә теләсә кайсы территориаль сайлау комиссиясе аша;
  • 3 сентябрьдән 10 сентябрьгә кадәр – теләсә кайсы участок сайлау комиссиясендә.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев билгеләп үткәнчә, «Мобиль сайлаучы» сервисы ярдәмендә тавыш бирү өчен гаризаларның күпчелеге федераль Дәүләт хезмәтләре порталы аша кабул ителгән. «Бу гариза бирү өчен иң уңайлы һәм аңлаешлы ысул», - дип белдерде ул.

Татарстан Рәисен сайлауларда «Мобиль сайлаучы» республиканың бөтен территориясендә урнашкан сайлау участоклары арасыннан иң уңайлысын, шулай ук Мәскәүдә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге бинасында урнашкан экстерриториаль сайлау участогын (Мәскәү, 3нче Котельнический тыкрыгы, 13/15 йорт, 1 корылма) сайларга мөмкинлек бирә.

ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлауларда «Мобиль сайлаучы» Мәләкәс округы чикләрендә эшләячәк. Җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлауларда «Мобиль сайлаучы» сервисыннан файдаланып булмаячак.

Әгәр сайлаучы кире уйласа һәм «Мобиль сайлаучы» сервисы аша тавыш бирү өчен рәсмиләштергән гаризасын гамәлдән чыгарырга булса, ул моны 10 сентябрьгә кадәр эшли ала. «Дәүләт хезмәтләре» аша биргән гаризаны бары тик Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр бердәм порталы аша гына гамәлдән чыгарырга мөмкин.

Татарстанда бердәм тавыш бирү көне 14 сентябрьгә билгеләнгән. Сайлау участоклары 7 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр эшләячәк. Республикада ТР Рәисен, 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны һәм 18нче номерлы Мәләкәс бер мандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлау узачак.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Рәисе вазифасына кандидат итеп Рөстәм Миңнехановны («Бердәм Россия»), Виталий Смирновны («Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе»), Руслан Йосыповны (ЛДПР) һәм Хафиз Миргалимовны (КПРФ) теркәде.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России