Миңнеханов Әфганстан нефть министры белән хезмәттәшлек турында фикерләште
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә Татарстан нефть, газ, химия форумы кысаларында Әфганстанның тау-сәнәгате һәм нефть министры Хедаятулла Бадри белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов кунакка Казанга сәфәре өчен рәхмәт белдерде һәм әфган делегацияләренең республикада берничә мәртәбә булуын һәм төрле чараларда катнашуларын билгеләп үтте. Быел май аенда KazanForum эшендә Әфганстан Хөкүмәте Рәисе урынбасары мулла Абдул Гани Барадар җитәкчелегендәге югары дәрәҗәле делегация катнашты.
Әңгәмәдәшләр сәүдә-икътисади элемтәләрне үстерү, энергетика, транспорт һәм хәләл индустрия өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты.
«Әфганстан делегациясенең сәфәре һәм аның Татарстан нефть, газ, химия форумында катнашуы безнең хезмәттәшлекне үстерүгә ярдәм итәчәк», - диде ТР Рәисе.
Әфганстан министры үз чиратында хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләрен анализлау өчен эшче төркем төзергә тәкъдим итте.
