Малькевич: Азат ителгәннән соң ук Татарстан Лисичанскига ярдәм кулы сузды
РФ Президенты каршындагы Гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча совет әгъзасы, РФ Иҗтимагый палата каршындагы Яңа төбәкләрне үстерү буенча координацион совет рәистәше, журналист Александр Малькевич телеграм-каналында Татарстанның Лисичанскины торгызуга керткән өлешен билгеләп үтте.
Аның сүзләренчә, хәрби хәрәкәтләр вакытында авыр хәлдә калган шәһәр акрынлап шефлыкка алган төбәкнең комплекслы ярдәме белән тормышка кайта.
«Азат ителгәннән соң беренче көннәрдән үк Татарстан шәһәргә ярдәм кулы сузды. Шеф-төбәк сүзләр белән генә чикләнмәде: шундук җимерекләрне җыештырырга, урамнарны миналардан арындырырга, гуманитар йөкләр китерергә кереште. Шуның белән бергә зур төзелеш тә килде. Ут астында калган йортларны, мәктәпләрне, балалар бакчаларын һәм хастаханәләрне торгыздылар. Түбәләр, тәрәзәләр, җылылык челтәрләре, корпуслар – болар барысы да адым саен торгызылды, кешеләргә иң мөһиме – иртәгесе көнгә ышанычны кайтарды», – дип ассызыклады Малькевич.
Ул билгеләп үткәнчә, балаларга аерым игътибар бирелә: Лисичанскида янә мәктәпләр һәм түгәрәкләр эшли, Кырымда йөзләрчә бала өчен ял оештырылган, шулай ук мәдәни һәм спорт программалары бар.
Малькевич сүзләренчә, бүген шәһәр күз алдында үзгәрә: коммуналь хуҗалык җайга салынган, кибетләр һәм кафелар ачыла, яңа юллар салынган.
«Лисичанск ныклык символы һәм ышаныч белән бердәмлекнең иң куркыныч сынауларны җиңеп чыгуы үрнәге булды», - дип язды ул.
