Добавить новость
103news.com
World News
Август
2025

Васил Шәйхразыев «Милләт җыены»нда: Татар милләте өчен көн саен хезмәт итәргә тиешбез

0

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының элекке бинасында «Милләт җыены»ның тантаналы ачылышы узды. Бирегә Россиянең 68 төбәгеннән һәм 27 чит илдән меңнән артык делегат килгән. Кунакларны Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев сәламләде.

«Татар теле, милләте иң беренче чиратта безнең үзебезгә кирәк. Барысы да «миннән» башлана. Шуңа күрә без бирегә җыелып, Владивостокта, Искешәһәрдә, Ташкентта яшәсәк тә, горурланып, «мин татар» дип әйтәбез. «Татарлар сибелеп яши» дибез, ләкин безнең ватаныбыз һәрчак Татарстан булачак. Бирегә килеп, без горурланабыз, өйрәнәбез, рухланып кайтып, үзебезнең җирләрдә татарлыкны күтәрәбез», – дип башлады ул сүзен.

Милли Шура рәисе Бөтендөнья татар конгрессының татар милләте өчен һәр көн саен хезмәт итүен ассызыклады.

«2020 елны халык санын алганда зур «ковид» булды. Халык санын алу сыйфатлы булдымы-юкмы, барып җиттеләрме, әллә юкмы, әмма без 2021 елда татар халкы арасында татарча сөйләшүчеләр санының кимүен күрдек. 2030 елда Россиядә тагын халык санын алу булачак, шуңа күрә кайбер актив җитәкчеләр: «5 кенә ел калып килә, эшли башларгамы? Соңга калмабызмы?» – дип әйтәләр. Әмма без бит халык санын алу белән эшләмибез, 5 ел яки 2 ел калгач чабып йөрергә түгел, ә һәр көн саен хезмәт итәргә тиешбез», – ди ул.

Васил Шәйхразыев әйтүенчә, татарларны чит төбәкләрдә дә, чит илләрдә дә беләләр, чөнки күпчелек чараларны нәкъ менә татар халкы оештыра.

«Өлкәләргә баргач, губернаторлар: «Без татарларны беләбез, Сабан туйлары, башка чаралар үткәрәсез», – диләр. Ә чит илләрдәге илчелекләр турында: «Аларның барысына да чәкчәк һәм пәрәмәч исе сеңгән. Чараларны иң күп үткәрүчеләр – сез», – диләр. Тышкы эшләр министры Сергей Лавров: «Бөтендөнья татар конгрессы Россиянең йомшак көче булып тора», – ди. Шулай алга барабыз», – диде ул.

Аның сүзләренчә, «Милләт җыены»ның төп максаты ул – төрле өлкәләрдән һәм илләрдән килгән татарлар өчен аралашу, тәҗрибә белән уртаклашу һәм яңа дуслар табу өчен мәйданчык булдыру. «Безнең иң зур теләкләребезнең берсе ул – делегатларның бер-берсе белән аралашуы, аңлашуы һәм яңа дуслар табуы. Сочида, Кузбасста, Хабаровскида һәм башка якларда татарларның ничек яшәве, анда ничек килеп эләгүләре турында сөйләсәгез, сөйләшсәгез иде», – дип билгеләде ул.

Быел «Милләт җыены»ның форматы бераз үзгәргән. Җыен кысаларында VII Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы, Бөтенроссия тарих-туган якны өйрәнү конференциясе, IX Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм татар оешмалары җитәкчеләре очрашуы узачак.

«Бер караганда, алар үзләре мөстәкыйль рәвештә эшлиләр, икенче яктан карасаң, без, бергәләшеп, аралышып, бер-беребезгә үз ниятләребезне җиткерәбез», – ди Милли Шура рәисе.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России