Казан Кремлендә заманча татар мәдәнияте фестивале узачак
30 августта Казан Кремле «ДәртФест 2025» заманча татар мәдәнияте фестивален уздыру мәйданчыгы булачак. Бу хакта Казан Кремленең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Казанлылар өчен фестивальдә татар инди артистлары чыгыш ясаячак, җирле келәймәләрдән мода күрсәтеләчәк, шулай ук иҗади мастер-класслар, интерактив балалар мәйданчыгы һәм дизайннар базары оештырылачак, диелә хәбәрдә.
Чара мәйданчыгында «Акыл фабрикасы» лекторие булачак, шәһәр халкы урам театрын күрә алачак, шулай ук ачык һавада кино күрсәтүгә кушыла алачак.
Чара 13:00-22:00гә кадәр узачак, керү ирекле.
Фестиваль «Татарстанда җәй» проекты кысаларында үткәрелә.
