Балтач мәктәпләренә яшь укытучылар кайтты
Балтач мәктәпләренә яңа уку елына сигез яшь белгеч кайтты. Бу хакта «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.
Алар – Зилә Гайсина, Зөһрә Җәләлова, Раилә Әлтәпова, Фазилә Ибраһимова, Филсинә Гыйльметдинова, Кристина Чочокова, Талия Хәбибрахманова, Фәнил Фәйзрахманов 1 сентябрь көнне балалар кебек үк белем иленә тәүге адым ясаячак. Әмма укытучы буларак.
«Уңышлар сезгә!» – диелгән хәбәрдә.
