Добавить новость
103news.com
World News
Август
2025

Рөстәм Миңнеханов алдынгы татарстанлыларга дәүләт бүләкләре тапшырды

0

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 55 алдынгы татарстанлыга Россия һәм Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшырды. Чара Республика көне алдыннан узды.

«Бүген бу залда таланты һәм хезмәте белән республиканың илнең терәк төбәге буларак позициясен ныгытучы алдынгы татарстанлылар җыелды. Сезгә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының югары дәүләт бүләкләрен тапшыруыма шатмын», - диде Рөстәм Миңнеханов, җыелучыларга мөрәҗәгать итеп.

Барлык сынауларга һәм илгә карата булган тышкы басымга карамастан, Татарстан макроикътисади күрсәткечләр буенча алдынгы урыннарны яулый һәм инвестицияләр өчен иң җәлеп итүчән төбәкләрнең берсе булып кала. Республикада яңа эш урыннары барлыкка килә, заманча инфраструктура формалаша, социаль программалар гамәлгә ашырыла, кече һәм урта бизнес үсә. Предприятиеләр җитештерү күләмнәрен арттыра, үзебезнең илдә булдырылган технологияләрне кертә, куәтләрне модернизацияли.

«Республика икътисадының тотрыклы үсеше һәм татарстанлыларның тормыш сыйфатын яхшырту өчен ныклы нигез булып Россия Президенты Владимир Путинның һәм федераль хөкүмәтнең даими ярдәме тора. Республиканың уңышларының мөһим факторы – татарстанлыларның бердәмлеге һәм хезмәт сөючәнлеге», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул тыл хезмәтчәннәре – С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы ветераннары Комарова Раиса Васильевнага һәм Салмин Степан Васильевичка рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, алар үсеп килүче буын һәм барлык татарстанлылар өчен үрнәк. Бүген ветераннар «Фидакарь хезмәт өчен» медальләре белән бүләкләнде.

«Ватанны саклаучылар һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы елында тарихи хәтерне һәм буыннар дәвамчанлыгын саклау, яшьләргә патриотик тәрбия бирү аеруча зур әһәмияткә ия. Бу эшкә «Яшь армия»нең төбәк бүлекчәсе штабы башлыгы, республика Ветераннар берлеге рәисе, генерал-майор Александр Бородин зур өлеш кертә», – дип билгеләп үтте Миңнеханов.

Бүләкләү тантанасында барлыгы 13 Россия Федерациясе дәүләт бүләге һәм 41 Татарстан Республикасы дәүләт бүләге тапшырылды.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России