Добавить новость
103news.com
World News
Август
2025

Татарстанда илкүләм проект буенча 10 мәктәп төзекләндерелгән

0

Татарстанда илкүләм проект буенча 10 мәктәп төзекләндерелгән

Татарстан Республикасында «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты буенча 2025 – 2027 елларда Казанда һәм Чаллыда ике мәктәп төзү планлаштырылган.

Казанда һәм Татарстанның 9 районында (Азнакай, Аксубай, Актаныш, Әлки, Арча, Балтач, Бөгелмә, Биектау, Теләче районнарында берешәр объект) мәктәп төзекләндерелгән. Яңартулар ярдәмендә белем бирү оешмалары кирәкле техник җайланмалар белән җиһазландырылган. Биналарга капиталь ремонт ясаганда мәктәп җиһазларын, фән кабинетлары җиһазларын (физика, химия, биология кабинетлары лабораторияләре) алмаштырганнар. Шулай ук оргтехника, азык-төлек һәм спорт заллары өчен җиһазлар яңартылган.

Хәзерге вакытка Сарман аграр көллиятенең уку корпусы бинасы һәм Чаллы Политехника көллияте тулай торагы төзекләндерелгән. Алар «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Профессионалитет» федераль программасына кергән.

«Илкүләм проектларда, катнашу, федераль һәм республика программаларын һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карарларын тормышка ашыру Татарстанда мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында яңа урыннар, өстәмә белем бирү үзәкләре булдырырга, һөнәри осталыкны әзерләргә һәм үстерергә, спорт залларын төзекләндерергә, матди-техник базаны яңартырга, мәгариф оешмаларын югары тизлекле интернет белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирде», – диде Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.

Шулай ук Татарстанда, «Гаилә» илкүләм проекты буенча Питрәч районының Көек авылында 340 урынлы һәм Яшел Үзән районының Октябрьский бистәсендә 260 урынлы балалар бакчасы төзеләчәк. Агымдагы уку елында Казанда ике балалар бакчасы төзекләндерелгән.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России