Добавить новость
103news.com
World News
Август
2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Республика көне белән котлый

0

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы көне уңаеннан халыкка мөрәҗәгать итте.

«Кадерле дуслар! Сезне чын мәгънәсендә халык бәйрәме – Татарстан Республикасы көне уңаеннан тәбрик итәм. Аны Татарстанда дус һәм тату яшәүче төрле милләт һәм дин вәкилләре, шулай ук республикабыздан читтә фидакарьләрчә хезмәт итүче, эшләүче һәм укучы якташларыбыз бәйрәм итә. 30 августта, кайда булуыбызга карамастан, һәрберебезнең күңелен туган җирне ярату һәм аның өчен горурлык хисләре били.

Хөрмәтле татарстанлылар! 2025 ел Россиядә Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителү, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтү белән истәлекле. Туган илебезнең азатлыгын саклап калган мөхтәрәм ветераннарыбызга, аның якты киләчәге өчен көрәшүче махсус хәрби операциядә катнашучыларга ихлас ихтирамыбызны, олылавыбызны белдерәбез, аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтәбез.

1941–1945 еллардагы кебек үк, йөз меңнәрчә татарстанлы бүген заводларда һәм иген кырларында Җиңү хакына күп көч куя.

Хәзерге алгарышыбыз нигезен салган, рухи-әхлакый хәзинәләребезнең, мәдәни байлыкларыбызның югалуына юл куймаган, туган телләргә мәхәббәтне сүндермичә безгә тапшырган өлкән буын вәкилләренә чиксез рәхмәтлебез. Республиканың үсешенә саллы өлеш кертүче яшьләребез – аларның лаеклы варислары һәм киләчәк көнгә какшамас ышанычыбыз чыганагы.

2025 елда «Татнефть» берләшмәсе – 75 еллык юбилеен, ә Россиянең иң инновацияле шәһәре – Иннополис 10 еллыгын билгеләп үтте. Татарстанлыларның бәрәкәтле хезмәте җитештерү өлкәсен, технологияләрне үстерергә мөмкинлек бирә. ЭП-600 этилен комплексы сафка бастырылды, «Ансат» вертолетына детальләр хәзер илебездә чыгарыла, яңа КАМАЗ һәм «Соллерс» автомобильләре тәкъдим ителде, Горький исемендәге суднолар төзү заводы кораблары суга төшерелде. Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы нигезендә Зеленодольскига «Хезмәт фидакарьлеге шәһәре» дигән мактаулы исем бирелү елның әһәмиятле вакыйгасы булды. Авыл халкының тырышып эшләве нәтиҗәсендә кырлардан бай уңыш җыеп алыныр дип көтәбез: узган еллардагы кебек үк, республика иң кирәкле азык-төлек продуктлары белән тәэмин ителәчәк. Фән, мәгариф, медицина, спорт һәм мәдәният эшлеклеләре һәрвакыттагыча зур казанышларга ирештеләр, аларның үрнәге күпләрне илһамландыра, илебезнең һәм республикабызның данын арттыра.

Татарстанда яңалыкка омтылыш зирәк акылга нигезләнә: традицияләргә тугрылык саклаган хәлдә, без кыю башлангычларга да юл бирәбез һәм шуңа да алга барудан тукталмыйбыз. Республиканың җиңүләре ул – һәрберебез үзеннән өлеш кертә торган, җайга салынган эш нәтиҗәсе.

Бәйрәм уңаеннан сезгә чын күңелдән бәхет, сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм иминлек телим! Татарстан Республикасы көне мөбарәк булсын!» – диелгән котлауда.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России