Добавить новость
103news.com
World News
Август
2025

Дини лагерьлар оештыручы Фәния абыстай: Башларга гына авыр, куркып торырга кирәк түгел

0

«Мин үзем гади татар гаиләсендә, дини шартларда тәрбияләндем, шушы гореф-гадәтләрне, ислам диненең асылын башкаларга да таратырга тырышам. 25 елга якын балаларга һәм өлкәннәргә дини белем бирү белән шөгыльләнәм. 2000 елларда балалар өчен беренче тапкыр җәйге лагерьлар оештыра башладым.

Шул ук еллардан бирле Казанда «Гадел» мәчетендә балалар җыям. 2001 елда авылда рәсми рәвештә мәдрәсә ачылды. Хәтерлим, мәдрәсә ачылышына зур кунаклар кайтты, ә мәчеттә җомга намазы укытырга кеше юк, күз алдыгызга китерәсезме? Зур зал, анда халык җыйдык, бу халык – 3 ир кеше, 2 әби һәм 10лап бала иде. Шунда җомга намазлары, гает бәйрәмнәрен уздырдык. 6 яшьлек оныгымны алга бастырам да, ул намаз укый, укыгач, мин артка басып вәгазь сөйлим, алар мине шулай итеп тыңлыйлар, ир-атлар каршына чыгып сөйләп булмый бит – шулай башлаган идек.

2004 елда беренче мөселман Сабан туе оештырдык, бу махсус оештырган бәйрәм булды – әти-әни, әби-бабаларны кызыксындырыр өчен. Анда Коръән укыдык, пәйгамбәрләр тарихы турында сөйләдек, уеннар уйнадык.

Бүген безнең мәдрәсәдә лагерьлар төрле вариантта эшли. Беренчесе гадәттәгечә – балалар иртә белән киләләр, өйлә намазыннан соң кайтып китәләр. Программаны Диния нәзарәте бирде, шушы программа буенча эшлибез. Дини лагерьлар өчен беренче программаны мин үзем язган идем. Шуннан соң күп төрле программалар эшләнде, һәр ел саен яхшырырга, кызыклырак итәргә тырышабыз. Соңрак тагын бер төркем булдырдык – 14 яшьтән 30 яшькә хәтле кызлар – алар белән эшләргә бик кызык, ләкин җаваплы.

Шулай ук безнең «Әниләр һәм бәбиләр» махсус сменасы бар. Анда әниләр балалары белән бергә килә, ләкин бу –бик зур авыр эш: 2 төрле программа, әниләргә – аерым, балаларга – аерым, 4 тапкыр ашау, йокы оештырырга кирәк. Бик зур чыгымнар да сорый, йөрүчеләребез – авылга кунакка кайтучылар һәм авыл балалары, мин алардан 50 тәңкә дә сорый алмыйм. Әгәр алай сорыйм икән, алар килмәячәк, урамда болганып йөриячәкләр. Килүчеләр үзләре акча бирә, Аллаһка шөкер. Һәр лагерь өчен аерым программалар төзелде – кызлар өчен, шәһәр балалары өчен аерым, әниләр өчен аерым, аларга уку әсбаплары сайлана, бүләкләр әзерлибез, остазлар чакырабыз.

2016 елда 3 катлы бик зур, мәһабәт мәчет ачылды. Хәзер аерым йокы бүлмәләре, китапханә, ашханә, зур спорт залы бар, аңа хәтле агач, үзебез «мәдрәсә» дип атаган бинада эшли идек. Хәзер район күләмендә төрле конференцияләр, кызыклы очрашулар оештырабыз. Башларга гына авыр, куркып торырга кирәк түгел, башларга кирәк», – ди ул.

III «Татар абыстайлары форумы»нда яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Зөлфия Шәвәлиева язды.

  • «Абыстайлары форумы»: Кайнаналар клубы, гаилә кору проблемалары һәм аерылышу сәбәпләре






Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России