Добавить новость
103news.com
World News
Август
2025

Фәрит Мөхәммәтшин: Бүген безнең Татарстан - Россия Федерациясенең терәк төбәге

0

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Telegram-каналында Татарстан халкын Республика көне белән котлады.

«Республикабызның төп дәүләт бәйрәме Татарстанда яшәүче 175 милләт вәкилен, төрле мәдәният һәм дин кешеләрен Татарстанның ныклы гаиләсенә берләштерде. Безнең барыбызны да туган республикабызга, аның үткәненә һәм бүгенгесенә карата хөрмәт берләштерә, без Татарстанның уңышлары белән горурланабыз, ул тагын да имин һәм матур булсын өчен барысын да эшлибез. Без бердәмлегебез һәм киләчәккә омтылышыбыз белән көчле», - дип белдерде сәясәтче.

«Бүген безнең Татарстан - Россия Федерациясенең терәк төбәге, күп векторлы икътисадка, куәтле инфраструктурага һәм югары тормыш сыйфатына ия динамик үсеш кичерүче республика. Ул кунакчыллык, амбициоз новаторлык идеяләре һәм иң кыю ниятләрне тормышка ашыруда яңа алымнар үрнәге булып тора. Әлеге зур уңышларга дүрт миллион татарстанлының һәркайсының көндәлек хезмәте кергән!» – дип искәртте ул.

«Татарстан – илебезнең төрле өлкәләрендә, чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезнең газиз Ватаны, татар теле, халкыбызның рухы, мәдәнияте, әдәбияты, мең еллык тарихы сакланган, дөнья күләмендә танылу алган абруйлы республика. Ул – көнбатыш һәм көнчыгыш цивилизацияләрне тоташтыручы, җир шарында яшәүче халыкларны очраштыручы дуслык күпере. Татарстан Республикасы, аның күпмилләтле халкы гасырлардан килгән әлеге миссияне зур горурлык һәм ихласлык белән башкара», – дип басым ясады Татарстан парламенты башлыгы.

«Бәйрәм белән! Барыгызга да нык сәламәтлек, уңышлар һәм иминлек телим! Алга, Татарстан!» – дип сүзен төгәлләде Фәрит Мөхәммәтшин.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России