Айдар Метшин Татарстан халкын Республика көне белән котлады
Дәүләт Думасының Конкуренцияне яклау комитеты әгъзасы, Дәүләт Думасының гражданнарның торак хокукларын тәэмин итү комиссиясе әгъзасы, Татарстаннан депутат Айдар Метшин Республика көне белән котлады. Үзенең телеграм-каналында ул 30 августның үзе өчен һәрвакыт бәйрәм көне булуын билгеләп үтә.
«Гореф-гадәтләрнең матурлыгы, бай тарих, тату хезмәт сөючән халык – ул безнең Татарстан!» - дип язган ул.
Метшин республиканың горурланырлык зур казанышлары булуын һәм алда аны яңа казанышлар көтәчәгенә ышанычын белдергән.
