Добавить новость
103news.com
World News
Август
2025

«ДәртФест» Казан Кремлендә Туп ишегалдында һәм Гавами урыннар ишегалдында узды

0

Быел «ДәртФест» Казан Кремленең ике мәйданчыгында – Туп ишегалдында һәм Гавами урыннар ишегалдында узды.

«Быел безнең мәйданчыклар ике зур урынга тупланды – бу Казан Кирмәне таләбе буенча да шулай туры килде. Мәсәлән, Шейкман урамында була торган дизайн-маркетны Гавами урыннарга күчерергә туры килде. Балалар мәйданчыгының активлыклары арткач, мәчеткә килүчеләргә комачауламас өчен Кол Шәриф мәчете яныннан Туп ишегалдына күчтек – анда урын күбрәк», – дип аңлатты «Татар-информ» хәбәрчесенә оештыручыларның берсе Ильяс Гафаров.

Ул фестивальдә балалар өчен контент арта баруын ассызыклады, бу бирегә килүче балаларның күбәя баруына да бәйле. «2018 елда яшь булып безнең фестивальгә килгән кешеләр өйләнеп, безгә балалары белән килә башлады», – диде ул.

Балалар мәйданчыгында «СалаваТik»лар, «Шаян ТВ», «Саф» радиосы, «Алма» төркеме һәм башкалар эшләде.

«ДәртФест» өченче мәртәбә үткәрелә һәм башлангычыннан ук аның программасына милли дизайнерлардан мода күрсәтү дә кертелә башлады.

«Акыл фабрикасы» кысаларында дүрт лекция тәкъдим ителде. Камилә Галиева татар балеты турында сөйләде, композитор Фәрхад Бәхтияри заманча сәнгатьтә борынга татар музыкасының кайбер чагылышлары турында фикерләре белән уртаклашты, кинорежиссер Александр Далматов татар киносының тарихын барлап киләчәген фаразлады, халык сәнгате һәм һөнәрчелек өлкәсендә белгеч, бизнес-консультант Диана Басыйрова креатив бренд булдыру ягыннан киңәшләрен бирде.

«Фестивальдә гел күзәтәбез: тамашачы берничә дулкын булып килә. Көндез гаиләләр белән килгән тамашачы мастер-классларда, уеннарда катнашып кичкә таба арып кайтып китә. 17.00 сәгатьтән соң кичке тамашачы килә башлый», – ди Ильяс Гафаров.

Кичке сәхнәдә тамашачыга Noqta, Ыспай бит, Айрат Хәйруллин, АлияНур, МС Каршы, K3DERT триосы, Elina, Tubatay Beats чыгышлары тәкъдим ителде.

Ильяс Гафаров фестивальнең хедлайнеры дип Zarina, Ilgiz һәм Malsi Music чыгышын атады. «Зәринә, Илгиз һәм Исламның өчесе бергә чыгыш ясавын ел буе көтүчеләр бар. Аларның бергә иҗат иткән җырлары да бар», – диде ул.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России