Добавить новость
103news.com
World News
Август
2025

«Тау фест» китап фестивале ачылышында: Төп максат – әдәбиятка кызыксынуны арттыру

0

Бүген Казанның Кремль яр буендагы «Елмай» балалар паркында «Тау фест» IV Гаилә китап фестивален ачу тантанасы булды. Фестивальне «Бәхетле тарихлар» хәйрия фонды Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе белән берлектә Президентның Мәдәни инициативалар фонды ярдәме белән үткәрә. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Дарья Агеева яза.

  • «Тау фест»ның төп максаты – иҗади аралашу һәм бергәләп ял итү аша гаиләдә уку культурасын формалаштыру һәм әдәбиятка кызыксынуны арттыру.

«Тау фест» бер мәйданчыкта Россиянең танылган язучыларын, рәссам-иллюстраторларын, нәширләрне һәм укучыларны берләштерде. Казан кунаклары һәм халкы өчен язучы Андрей Усачев, шагыйрь Виктор Лунин, язучы Ася Лавринович, фоторәссам Юрий Феклистов, рәссам-иллюстратор Игорь Олейников, тарихчы – шәрык белгече Фәрит Әсәдуллин, сәяхәтче Евгений Ковалевский чыгыш ясады.

Ковалевский «Татар-информ» хәбәрчесенә Казанга гомерендә беренче тапкыр килүен әйтте. «Монда беренче тапкыр килдем, бүген инде Томскига очам, әмма бер көн эчендә Бауман урамында булырга өлгердем, миңа бу топ-урыннарның берсе кебек тоелды», – дип сөйләде сәяхәтче Татарстан башкаласында булуы турында.

Чарада ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының Татарстан халыклары мәдәнияте һәм телләрен үстерү идарәсе башлыгы Ләйсән Низамова, «Бәхетле тарихлар» фондына нигез салучы Ирина Хөснетдинова, Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе директоры Ирина Мөхәммәтгәрәева катнашты.

Әдһәмова әйтүенчә, фестиваль Казанда 2022 елдан бирле үткәрелә. «Бу фестивальнең дәвамлы булуына һәм һәрвакыт яңа дуслар, яңа партнерлар табуына мин бик шат. Безнең алда торган төп мәсьәлә – нинди генә технологияләргә карамастан, үзеңне саклап калу. Мондый фестивальләр үзеңне югалтмау, гаилә ялын һәм укуны алга этәрергә ярдәм итә», – дип белдерде Юлия Әдһәмова.

«Бәхетле тарихлар»га нигез салучы фестивальнең гаять зур киңлегендә китаплар сатып алу гына түгел, ә төрле кешеләр белән аралашырга да мөмкин булуын билгеләп үтте. «Без сезгә китаплар сатып ала алырлык мәйданчык бирдек, әмма иң мөһиме – аралашыгыз, бер-берегезгә сораулар бирегез, яңалыклар турында белегез, шагыйрьләргә, сәяхәтчеләргә сораулар бирегез, рухи дөньягызны баетачаксыз. Безнең заманда иң мөһиме – аралашу, - дип йомгаклады Хөснетдинова.

«Тау фест» мәйданчыгында күңел ачу һәм мәдәни программа булды. Фестиваль киңлегендә барлыгы өч чатыр: китап ярминкәсе, «Бәхетле тарихлар» чатыры һәм «Глаголица» премиясе чатыры урнаштырылды.

Бу чатырларның һәрберсендә мастер-класслар, иҗади очрашулар, китап презентацияләре узды. Балалар язучысы Юрий Кузнецов «Тылсымлы мультимир» әсәрен тәкъдим итте, менталь үзенчәлекләре булган кешеләр өчен «Маяк» йортын булдырган Ога Тимошенко «Оля әнинең көндәлеге»н тәкъдим итте. Мастер-классларда балалар китап геройларын, әдәби персонажларның оригамиларын, китап өчен кыстыргычлар, аквагрим ясадылар һәм әкиятләр буенча интерактив уеннар уйнадылар.

Фестивальдә катнашучы һәм «Бердәм Россия» партиясенең Казан сәяси советы секретаре Тәнзилә Ракова бүгенге балалар һәм аларның ата-аналары тормышында мондый вакыйгаларның ролен билгеләп үтте.

«Бу фестиваль ел саен уздырылачак. Биредә бүген актуаль һәм киләчәккә балаларыбызның үсеше, һәр буын өчен актуаль булачак китаплар бар. Безнең халык укырга ярата, электрон китапларны гына түгел, кәгазьдә басылган китапларны да укырга ярата», - дип хәбәр итте ул.

Сәхнәдә дирижер Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге La Primavera Казан камера оркестры чыгыш ясады.

Китап фестивалендә кунаклар Россиянең зур шәһәрләрендәге 50 нәшрият белән таныша алды. Болар «Компас Гид», ЭКСМО, «Миф», «Самокат», АСТ, «Априори-пресс», «Руда», «Полынь», «Добрый Великан», «Абрикобукс», «Бумба» һәм башкалар иде.

«Тау фест» иртәгә дә була. Фестиваль шәһәр көне һәм Татарстан Республикасы көне кысаларында үткәрелә.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России