Добавить новость
103news.com
World News
Август
2025

Казанда Кыяметдин Абрамовка истәлек тактасы ачылды

0

Бүген Казанда 1930-1937 елларда ТАССР Халык Комиссарлары Советы Рәисе булган Кыяметдин Абрамовка истәлек тактасы ачылды. Ул Карл Маркс урамында 1933-1937 елларда әлеге дәүләт эшлеклесе яшәгән 54нче йортның фасадына урнаштырылган.

Истәлек тактасы ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ветераннары һәм Абрамовның туганнары инициативасы белән куелган. Ул Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән ачылды.

«1930 елларда Кыяметдин Алимбәк улы, республикабызның башкарма хакимиятен җитәкләп, бик зур эш башкара. Ул үз Ватанының патриоты буларак субъектларга вәкаләтләр бирелсен, һәр халык үз традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен саклап кала алсын өчен актив көрәшә. Ә иң мөһиме - ул эзләнү эшләрендә күп көч куйды, һәм шуннан бирле нефть сәнәгате бик тиз үсә башлады. Инициативалары һәм игелекле эшләре өчен рәхмәт әйтеп, бүген аның эшен дәвам итәбез», – диде тантанада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул Татарстанның күренекле кешеләренә истәлек такталары ачу күркәм гадәткә әверелүен искәртте.

«Шул рәвешле, алар турында истәлекне кадерләп саклыйбыз һәм Татарстанның шундый күренекле улларының бүгенге республика үсешенә керткән өлешләрен рәхмәт сүзләре белән искә алабыз. Абрамов бик күп мактауларга һәм яхшы сүзләргә лаек. Ул репрессия елларында республикабызның статусы турында беренчеләрдән булып сөйләгән», – дип билгеләп үтте парламент спикеры.

Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, нәкъ менә аның вакытында 1934 елда Татарстан беренче тапкыр СССРның югары Хөкүмәт бүләге – Ленин орденына лаек була. Абрамовның үзенә шундый орденны 1935 елда тапшыралар.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России