Татарстанда мәгариф объектларын капиталь ремонтлау тәмамланды
Татарстанда мәгариф объектларын капиталь ремонтлау буенча йөкләмәләр үтәлде. ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шул хакта хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды, дип хәбәр итә ТР Рәисенең матбугат хезмәте.
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры хәбәр иткәнчә, мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлау эшләренең гомуми бәясе якынча 6 миллиард сум тәшкил иткән. Ремонт дүрт - федераль һәм дүрт республика программасы кысаларында алып барылган.
213 мәгариф объектына 11 балалар бакчасы, 29 мәктәп, 3 балалар йорты һәм бер белем бирү үзәге, 74 азык-төлек блогы, 83 функциональ зона, 8 ресурс үзәге һәм 4 урта махсус уку йорты тулай торагы кергән.
Соңгы ике атнада мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында капиталь төзекләндерү эшләре тәмамланган – Казанда һәм Бөгелмә районында ике объект тапшырылган, шулай ук Апас районындагы объектны да кертеп, сигез ресурс үзәгендә ремонт төгәлләнгән.
Айзатуллин билгеләп үткәнчә, мәгариф өлкәсендәге барлык программаларны вакытында тәмамлау белгечләр, подряд оешмалары, профиль ведомстволар, муниципалитетларның җаваплы һәм җайга салынган хезмәте нәтиҗәсендә мөмкин булган. Ул программаларны тормышка ашыруда катнашкан һәркемгә һөнәри осталыклары, түземлекләре һәм эшкә җаваплы караганнары өчен рәхмәт белдерде.
