Добавить новость
103news.com
World News
Август
2025

«Яңарыш»: «Халыклар дуслыгы» фестивале өлкә халкының дус һәм тату яшәвен күрсәтте

0

Төмәндә чыгучы «Яңарыш» газетасында Римма Умитбаеваның «Халыклар дуслыгы» фестивале» дигән язмасы чыкты.

«Халыклар дуслыгы» милли мәдәниятләр фестивале Тубыл шәһәрендә дүртенче тапкыр узды.

Төмән өлкәсе оешуга 81 ел тулуга багышланган чара төрле милләт вәкилләрен берләштерде. Базар мәйданында чын дуслык һәм бердәмлек бәйрәме хөкем сөрде. Сәхнәдән Тубыл, Төмән, Заводоуковск, Түбән Тәүдедән иҗат коллективлары дәртле, моңлы, үзенчәлекле, матур чыгышларын тамашачылар игътибарына тәкъдим иттеләр.

Берсеннән-берсе матур милли костюмнарда үзешчән артистлар чыгыш ясадылар. Милләт халкы бизәкләре, җаны, тарихы чагылдырылган милли костюмнарны сокланып карады тубыллылар һәм бәйрәм кунаклары. Һәр милләт вәкиленең чыгышы шәһәребезнең чын байлыгын күрсәтте.

Бәйрәм сәхнәсеннән шәһәр башлыгы Петр Вагин, шәһәр Думасы рәисе Андрей Ходосевич, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе Роман Рзаев тамашачыларны бәйрәм белән котладылар. Фестиваль программасын баеткан иҗат коллективлары чыгышлары, халык һөнәрләре буенча мастер-класслар, милли хуҗалыклар утарларында иҗади программалары мавыктыргыч һәм эчтәлекле булды.

Бәйрәмнең хөрмәтле кунаклары арасында өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ләйсән Хөрмәтуллина да бар иде.

«Фестивальгә чакырган шәһәр башлыгы Петр Вагинга, шәһәр хакимияте мәдәният һәм туризм департаменты җитәкчесе Зөһрә Исимбаевага рәхмәт белдерәбез. Бәйрәм искиткеч матур оештырылган. Төмән өлкәсе милли-мәдәни автономиясе советы әгъзалары Нурилә Шамратова, Данияр Әхмәтов белән милли шатерларда булдык. Анда кунакларны ипи, тоз белән җылы каршы алдылар, милли ризыклар белән сыйладылар. Төрле милләт вәкилләренең мәдәниятен, гореф-гадәтләрен күрсәттеләр. Бәйрәм сәхнәсендә алып баручылар Лилия һәм Радик Фәизовлар да өлкә татар мәдәнияте советы әгъзалары. Данлыклы, кунакчыл, яраткан Тубыл шәһәрендә узган фестиваль горурланырлык матур һәм күңелле үтте», - диде Ләйсән ханым.

Оештыручылар төрле милләт вәкилләрен бар булган сый-нигъмәт белән сыйлап, җылы каршы алдылар. Фестиваль өлкәбез халкының дус һәм тату яшәгәнен күрсәтте.

Тубыл шәһәре себер татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Зәйтүнә Тычинских һәм коллективы әзерләгән татар утарында себер татар халкының милли мәдәнияте, сәнгате, гореф-гадәтләре, милли камыр ризыкларын, Себернең җиләк-җимешкә бай булганын күрсәтте. Милли табынны мактап шәһәр башлыгы Петр Вагин оештыручыларга фикерләрен әйтте. Матур, җылы, эчтәлекле чыгышларга, очрашуларга бай булган фестиваль Тубылда популяр мәдәни чарага һәм шәһәр халкы өчен әһәмиятле бәйрәмгә әверелде».







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России