Добавить новость
103news.com
World News
Август
2025

Казанда «Глаголица» XII Халыкара әдәби премиясе җиңүчеләрен атадылар

0

Г.Камал исемендәге Татар академия театрының яңа бинасында «Глаголица» XII халыкара бәйсез әдәби премиясе җиңүчеләренең исемнәрен атадылар. Дөньяның 10 иленнән 100дән артык финалист катнашкан биш көнлек иҗади марафонның кульминациясе театрның көнчыгыш залында узды.

Конкурс нәтиҗәләрен Россия, АКШ, Греция, Кипр, Монголия, Кытай һәм башка илләрдән яшь авторлар дулкынланып көтте. Программаны Россиянең һәм Татарстанның атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге «La Primavera» Казан камера оркестры ачып җибәрде. Тантананы Россиянең атказанган артисты Сергей Чонишвили алып барды.

Быел конкурска 36 илдән 2115 эш керде. Гаризалар саны буенча Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Екатеринбург һәм Ташкент лидер булды. Номинацияләр арасында традицион рәвештә рус телендәге проза һәм шигърият алда бара, оештыручылар шулай ук «билингвлар» номинациясендә гаризаларның артуын билгеләп үтә.

Ике мең гаризадан һәр номинациягә 10-20 автор сайлап алынды. Жюри алар арасыннан иң яхшысын билгеләде:

• Русча проза: Хәсән Кочиев (Мәскәү, 10-13 яшь), Ярослава Пчелина (Краснодар, 14-17 яшь);

• Рус телендә шигърият: Дарья Крамичева (Санкт-Петербург, 10-13 яшь), Елена Ануфриева (Северодвинск, 14-17 яшь)

• Татарча проза: Әдилә Харисова (Актаныш, 10-13 яшь), Лиана Шакирова (Актаныш, 14-17 яшь);

• Татарча шигърият: Зәмирә Сабирова (Балык Бистәсе, 10-13 яшь), Энҗе Ильясова (Актаныш, 14-17 яшь).

«Глаголица» җиңүчеләре өчен бу финиш сызыгы түгел – бу старт кына. Конкурсның төп призы «Бәллүр ябалак»ны киштәгә алып куярга һәм онытырга кирәк түгел. Киресенчә: бәллүр ябалак сезгә зур әдәбият дөньясына ишек ачарга тиеш», - дип билгеләп үтте бүләкләү тантанасында ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының Татарстан халыклары мәдәнияте һәм телләрен үстерү идарәсе җитәкчесе Ләйсән Низамова.

• Эссеистика: Анна Плесовских (Тобольск);

* Билингвлар: Екатерина Близнец (Минск, 10-13 яшь), Иван Колесников (Лимассол, 14-17 яшь);

• Тәрҗемәләр: Лада Полицковая (Санкт-Петербург);

• Драматургия: Карина Назарова (Екатеринбург).

Шулай ук Роберт Миңнуллин һәм Михаил Яснов исемендәге махсус бүләкләр һәм башка бүләкләр булды.

«Глаголица» премиясе төрле мәдәниятләрне һәм буыннарны берләштереп, әдәбиятта яңа исемнәр ачуны дәвам итә. Вакыйгага күптән түгел «Глаголица»ны РФ Мәгариф министрлыгы олимпиадалары һәм конкурслары исемлегенә кертү аерым әһәмият бирде. Хәзер җиңүчеләр югары уку йортларына кергәндә өстәмә балларга исәп тота ала.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России