Рөстәм Миңнеханов Алабугада тарихи парк үсешен бәяләде
Алабугага эш сәфәрендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Алабуга купеческая» тарихи паркын үстерү концепциясе белән танышты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев хәбәр иткәнчә, агымдагы елга паркта планлаштырылган барлык эшләр тулысынча башкарылган. Төзекләндерү кысаларында коммуникацияләр алыштырылды, гомуми мәйданы ике мең квадрат метрга якын булган тротуарлар яңартылды, борынгы архитектура стилендә яңа урам яктырткычлары куелды, яшел зоналар төзекләндерелде һәм зур агачлар утыртылды.
Республика бюджетыннан кергән акча шулай ук Говоров, Яр буе, Олы Покров, Спас, Гассар һәм Казан урамнарындагы тротуарларны төзекләндерергә мөмкинлек бирде. Эшләр су, җылылык һәм урамнарны яктырту системаларын модернизацияләү белән беррәттән башкарылды.
Инфраструктураны яңартудан тыш, Алабугада истәлекле җәмәгать киңлекләрен – мемориаль комплексны, Цветаева скверын һәм шәһәр пляжын реконструкцияләү буенча проектлар гамәлгә ашырылды.
Шулай ук Казан урамын, Балык мәйданын, Тойминская урамын һәм Шишкин буасы буенча эшләрнең икенче этабын төзекләндерүне дәвам итү планлаштырыла.
Рөстәм Миңнеханов башкарылган эшләрне югары бәяләде һәм тарихи территорияне үстерү буенча алдагы проектларны хуплады.
