Добавить новость
103news.com
World News
Сентябрь
2025

Галимә Рәбига Хәкимованың шәхси әйберләре Яуширмә музеенда урын алды

0

26 августта Чистай районы Яуширмә төп гомуми белем бирү мәктәбенең «Туган якны өйрәнү» музеена галимә Рәбига Хәкимованың шәхси әйберләрен тапшырганнар.

  • Рәбига Хәкимова – Казан университетында татар теле һәм әдәбияты бүлеген 1944 елда ачып җибәргән тел белгече.

«Рәбига апаның сеңлесенең (сеңлесе Суфия Хәкимова – ТИ иск.) оныгы Эльмира Хәкимова һәм аның әнисе Яуширмә музеена Рәбига Хәкимованың бизәнү әйберләре тупланган шкатулкасын бүләк итте. Шуңа өстәп, милли орнаментлы, татар халкының милли бизәкләре белән чигелгән күлмәген тапшырдылар», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә «Яуширмә төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең туган (татар) тел һәм әдәбият укытучысы Лилия Фәсхетдинова.

Аның әйтүенчә, Рәбига Хәкимованың туганнары үзләре теләк белдереп килгән. «Бу чара КФУның татар бүлегенең 80 еллыгына багышлап үткәрелде. Эльмира Хәкимова һәм әнисе Рамилә Хәкимова Рәбига апаның берничә фотосын университетка тапшырды. 26 августта Рәбига Хәкимованың фотоларыннан тупланган альбомны безнең мәктәпкә алып килделәр, кунакларга да күрсәттеләр. Мин бу фотоларны ясатып, «Туган якны өйрәнү» музеена экспозициягә урнаштырдым», - диде ул.

«Мин беренче тапкыр Рәбига Хәкимованың туганнан туган сеңелләре белән узган елны көзен түгәрәк өстәл утырышында КФУда таныштым. Рәбига апага багышланган түгәрәк өстәлне үткәрергә КФУның татар тел белеме кафедрасы мөдире Гөлшат Галиуллинага тәкъдим иткән идем», - диде туган тел һәм әдәбият укытучысы.

Лилия Фәсхетдинова Рәбига Хәкимова турында беренче язманы «Чистай хәбәрләре» газетасының 2024 елда чыккан санында күргәнен әйтте. «Татар мәгарифенең йолдызы, тел галиме - Рәбига Хәкимова» дигән мәкалә басылып чыкты. Аның авторы - Шиһабетдин Мәрҗани институтының фәнни хезмәткәре - Халидә Баһаветдинова. Нәкъ менә аның хезмәтләре аша без Рәбига апаның тел галиме, безнең авылдан булуы, нәрсәләр эшләве турында белдек», - ди ул.

«Халидә апа белән безне тоташтыручы кеше ул - җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Дәүләт Советының элекке депутаты Сурия Усманова. Ул оештырган конференциядә чыккан җыентыкта Рәбига апа Хәкимова турында беренче язма бастырылды. «Чистай өязенең мәгърифәт йолдызлары» – тарихи-документаль һәм биографик җыентык. Менә шулар аша мин Рәбига Хәкимова турында бик күп материаллар тупладым», - дип аңлатты укытучы.

Лилия Фәсхетдинова соңыннан Татарстанның Архив эше буенча Дәүләт комитеты белән элемтәгә кереп, Рәбига Хакимова турында документлар алуга ирешүен искәртте. «Алар мәктәп музеенда урын алды», - диде ул.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России