Добавить новость
103news.com
World News
Сентябрь
2025

Мәскәүдә Татарстан Рәисен сайлауда катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды

0

3 сентябрьдән 10 сентябрьгә кадәр территориаль сайлау комиссияләрендә Татарстан Республикасы Рәисен сайлауда катнашу өчен гаризалар кабул ителә. Сайлау Бердәм тавыш бирү көнендә – 14 сентябрьдә узачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.

Исегезгә төшерик, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге бинасында 2845 номерлы экстерриториаль сайлау участогы ачылды.

Уку, эш яки гаилә хәле буенча вакытлыча Мәскәүдә булган татарстанлылар Татарстан Республикасы Рәисен сайлауда тавыш бирә алачак.

«Без тавыш бирү көнендә республикадан читтә булган, әмма үзенең сайлау хокукын гамәлгә ашырырга теләгән гражданнарга сайлауда катнашу өчен өстәмә мөмкинлекләр булдырабыз. Мәскәүдәге участок бик күп татарстанлыларга, шул исәптән башкаланың югары уку йортларында укучы яшьләргә Татарстан Рәисен сайлауда тавыш бирергә мөмкинлек бирәчәк», – дип билгеләп үтте ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

2845 номерлы сайлау участогында тавыш бирү 2025 елның 14 сентябрендә 07:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр узачак. Тавыш бирүдә 18 яше тулган, Татарстан Республикасында даими нигездә теркәлгән РФ гражданнары катнаша алачак.

Тавыш бирү өчен гаризаны «Мобиль сайлаучы» механизмы ярдәмендә түбәндәге ысулларның берсе белән тапшырырга мөмкин:

  • 30 июльдән 10 сентябрьгә кадәр Дәүләт хезмәтләре порталы аша; Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан теләсә кайсы территориаль сайлау комиссиясе аша; Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан Күпфункцияле үзәк аша;
  • 3 сентябрьдән 10 сентябрьгә кадәр 2845 номерлы экстерриториаль участок сайлау комиссиясенә яисә Татарстан Республикасы территориясендәге теләсә кайсы участок сайлау комиссиясенә мөрәҗәгать итеп;
  • тавыш бирү көнендә, 14 сентябрьдә, 2845 номерлы экстерриториаль участок сайлау комиссиясенә мөрәҗәгать итеп.

Үзең белән паспорт алырга кирәк.

Мәскәүдәге 2845 номерлы участок сайлау комиссиясенең эш графигы:

  • эш көннәрендә 09:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр;
  • ял көннәрендә 09:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр.

Белешмәләр өчен телефон: +7 (495) 915-05-02 (Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге).

2845 номерлы сайлау участогының адресы: Мәскәү, 3нче Котельнический тыкрыгы, 13/15 йорт, 1 корылма.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России