Владимир Путин Кытайга рәсми визитын төгәлләде
Россия Президенты Владимир Путинның Кытайга рәсми визиты төгәлләнде һәм ул Владивостокка китте. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кытайга дүрт көнлек сәфәрендә дәүләт башлыгы Шанхай хезмәттәшлек оешмасы (ШОС) саммитында, шулай ук Япон милитаризмын Җиңүнең 80 еллыгына һәм Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлануга багышланган тантаналы чараларда катнашты. Моннан тыш, Путин дөнья лидерлары белән берничә ике яклы очрашу уздырды.
«Владимир Путин Кытайга рәсми визитын төгәлләде һәм Владивостокка оча. Пекиндагы Шоуду аэропортында аны Кытай Тышкы эшләр министры Ван И һәм Россиянең КХРдагы Илчесе Игорь Моргулов озата бара», - дип билгеләделәр Кремльдә.
