Добавить новость
103news.com
World News
Сентябрь
2025

Татарстан Рәисен сайлау көнендә 2 внедорожник, смартфоннар һәм махсус призлар уйнатыла

0

2025 елның 14 сентябрендә #ВсейСемьейНавыборы #ТатарстанАлга масштаблы республика фотоконкурсы* узачак. Төп призлар - 2 Sollers ST8 автомобиле һәм 11 смартфон. Шулай ук катнашучылар арасында көн дәвамында махсус номинацияләрдә призлар уйнатылачак: 3 DREAME TROUVER робот-тузан суырткычы, 3 KitFort аэрогриле, 3 Hyundai пар үтүге һәм Samsung микроволновкасы.

Төп призлар ияләрен социаль челтәрләрдә («Вконтакте»да «Татарстан Алга» бергәлеге) һәм ТНВ телеканалында турыдан-туры трансляцияләү вакытында игълан итәчәкләр, ә өстәмә призлар - «ВКонтакте»да «Татарстан Алга» бергәлегендә генә. Махсус номинацияләрдә җиңүчеләр төп фотоконкурста катнашучылар арасыннан сайлап алыначак.

Фотоконкурста Татарстан Республикасының һәр гаиләсе катнаша ала, алар фотоларын көн дәвамында 07.00-20.00 сәгатьләргә кадәр урнаштыра ала.

Катнашу өчен:

14 сентябрьдә 07.00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр Татарстан сайлау участогы фонында (тышта) тавыш бирүдән соң сайлау участогы янында алырга мөмкин булган «Гаилә белән сайлыйбыз» махсус беләзеге белән гаилә фотосы ясарга.

Фотоны «ВКонтакте» социаль челтәрендәге үз битендә14 сентябрьдә 07:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр #ВсейСемьейНаВыборы һәм #ТатарстанАлга ике мәҗбүри хэштег белән урнаштырырга.

Мәҗбүри шартлар:

1. Гаилә белән фото сайлау участогы фонында, тышта ясалырга тиеш. Фоторәсемдә сайлау участогына керү төркеменең таныла торган элементы: язу, плакат, баннер булырга тиеш.

2. Фоторәсемдә сайлау участокларында тавыш бирүчеләргә бирелә торган ким дигәндә 1 махсус беләзек күренергә тиеш.

3. #ВсейСемьейНаВыборы #ТатарстанАлга сайлау хэштеглары фотография белән бер постта булырга тиеш (комментарийларда түгел).

4.Фотоконкурста Татарстан Республикасында даими яки вакытлыча теркәлгән Татарстан Республикасы кешесе генә катнаша ала.

5. Конкурста катнашучының «ВКонтакте» социаль челтәрендәге шәхси битенә куелган фотосурәтләр катнаша (катнашучының социаль челтәрдәге бите фотоконкурс уздыру вакытында ачык булырга һәм 18 яшькә җиткән кешенеке булырга тиеш).

Барлык мәҗбүри шартлар белән «ВКонтакте»да «Татарстан Алга» фотоконкурсы бергәлегендә, 2025 елның 14 сентябрендә үткәрелә торган фотоконкурс кагыйдәләре бүлегендә танышырга мөмкин

Конкурс расписаниесе (Мәскәү вакыты белән):

09.00 - iPhone 16 смартфоны

10.00 - iPhone 16 смартфоны

11.00 - iPhone 16 смартфоны

12.00 - Sollers ST8 автомобиле

13.00 - iPhone 16 смартфоны

14.00 - iPhone 16 смартфоны

15.00 - iPhone 16 смартфоны

16.00 - iPhone 16 смартфоны

17.30** (якынча) – iPhone 16 смартфоны («Ак Барс – Металлург» хоккей матчының беренче һәм икенче периоды арасында)

19.30** (якынча) - 2 iPhone 16 смартфоны уйнатыла («Ак Барс-Металлург» хоккей матчы тәмамланганнан соң)

20.00 - iPhone 16 смартфоны

21.30** (якынча) – Sollers ST8 автомобиле

Катнашучының көн дәвамында куелган фотосы, кайчан куюга карамастан, конкурста кала һәм 21.30 сәгатькә кадәр уйнатуда катнаша.

Барлык призлар уйнатуның турыдан-туры трансляциясе 2025 елның 14 сентябрендә ТНВ телеканалында һәм «ВКонтакте»да «Татарстан Алга» бергәлегендә узачак.

*Фотоконкурс лотерея түгел, реклама булып саналмый, фотоконкурста катнашу түләүсез һәм ирекле нигездә башкарыла

**Вакыт үзгәрергә мөмкин, актуаль мәгълүматны 2025 елның 14 сентябрендә «ВКонтакте»да «Татарстан Алга» бергәлегендә күзәтегез.

Татарстанда Бердәм тавыш бирү көнендә, 14 сентябрьдә, ТР Рәисе, 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны сайлаулар һәм 18нче Мәләкәс бер мандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар узачак.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России