Добавить новость
103news.com
World News
Сентябрь
2025

Апас районы Чирмешән авылында ремонттан соң Мәдәният йорты ачылды

0

Апас районы Чирмешән авылында Мәдәният йорты республикакүләм мәдәният йортларын төзекләндерү программасы нигезендә капиталь төзекләндерелде һәм кабаттан үз ишекләрен ачты. Бу хакта «Апастово-информ» сайтында Ләйлә Шиһабиева яза.

Бина эчке яктан да, тышкы яктан да яңарган, заманчалашкан. Яңа җиһазлар белән тулыланган. Барлыгы 51 миллион сумлык эш башкарылган. Чирмешән авылы мәдәният йорты бинасы 1977 елда төзелгән.

«Бинада капиталь төзекләндерү эшләре гыйнвар аенда башланып китте. Түбә яңадан ябылды. Бина тышланды. Тәрәзәләр, җылылык системасы тулысынча алмашты. Электр, санитар челтәр яңадан ясалды. Диварлар буялды. Бүленеш тә бөтенләй башкача. Уңайлы, матур, якты. Сөенеп туя алмыйбыз», - ди Чирмешән мәдәният йорты мөдире Нурия Габдрахманова.

Бина ике катлы. Өске катта китапханә, полиция пункты, авыл җирлеге урын алган. Ә беренче катта - мәдәният йорты. Бинаның янәшәсенә батырлар өчен һәйкәл куелган.

Бинаны ачу тантанасында район башлыгы Айрат Җиһаншин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Фәнил Баһаветдинов һәм Айдар Таһиров, «Ак Барс» Банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин катнашты.

«Чирмешән авылында шундый матур бина барлыкка килде. Концерт залы да, спорт уеннары өчен урын да, музее да бар. Бу бинаны булдыруда ярдәм иткән республика җитәкчелегенә, Россия Хөкүмәтенә, төзүчеләргә зур рәхмәт. Соңгы 5 елда безнең районда 227 бина төзекләндерелгән, төзелгән, киләчәктә дә эшләр дәвам итәчәк», - диде район башлыгы Айрат Җиһаншин. Ул Чирмешән мәдәният йорты мөдире Нурия Габдрахмановага күпьеллык, нәтиҗәле хезмәте өчен Рәхмәт хаты тапшырды.

РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов чирмешәнлеләрнең шатлыгын бүлеште. «Яңа, матур бинада тагын да зуррак эшләр башкарылыр, халык мәдәнияткә тартылыр. Халык та бирегә теләп йөрер. Олылар да, балалар да биредә күңел ачар. Дөньяларыбыз тыныч булсын, шатлыклар белән генә очрашырга язсын», - диде ул һәм дәүләт программалары белән башкарылган эшләргә дә тукталып узды. Район башлыгының тырышлыгын югары бәяләде.

Яңа ачылган мәдәният йортында тамашачы матур концерт программасы да карады.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России