Новосибирск өлкәсенең Татарск шәһәрендә мәктәп бинасының бер өлеше ишелгән
Новосибирск өлкәсенең Татарск шәһәрендә 5 нче мәктәп бинасы өлешчә җимерелгән. Беренчел мәгълүматлар буенча, зыян күрүчеләр юк. Гадәттән тыш хәл вакытында эчтә беркем дә булмаган. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк идарәсендә хәбәр иттеләр.
Һәлакәт турындагы сигнал кизү пультына җирле вакыт буенча 10.40 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән 06.40) килә.
Прокуратура булган хәлнең сәбәпләрен тикшерүне башлап җибәрде, җинаять эше кузгатылды. Уку йортында барлык кирәкле документлар алынган инде. Тикшерү ремонт эшләрен кем һәм кайчан үткәргәнен ачыкларга, шулай ук аларның сыйфатын һәм нормаларга туры килүен бәяләргә ниятли.
