Татарстанда ятим укучылар бушлай юридик ярдәмне 23 яшькә кадәр алырга мөмкин
Татарстанда 18 яшьтән 23 яшькә кадәрге укучылар, уку чорында әти-әнисе икесе дә яки бердәнбер әтисе яки әнисе вафат булган очракта, бушлай юридик ярдәм алырга мөмкин. Депутатлар бу турыда закон проектын VII чакырылыш республика Дәүләт Советының 13 утырышында кабул итте.
Закон проекты республика законын федераль закон белән туры китерүгә юнәлдерелгән. «Анда әти-әни каравыннан мәхрүм калып, бушлай юридик ярдәмгә хокуклы булган кешеләр категориясе төгәлләштерелде», – дип сөйләде депутат Александр Чубаров.
Бу категориягә инвалид балалар, ятим балалар, әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар, шулай ук уку чорында әти-әнисен югалткан кешеләр керә. Мондый балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен кайгырту өчен түләүсез юридик ярдәм алу өчен аларның вәкилләре дә мөрәҗәгать итә ала.
