Татарстанда социаль ярдәм өчен хезмәт ветераннары кеременең чик күләмен арттырачаклар
2026 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда хезмәт ветераннарына социаль ярдәм чараларын билгеләү өчен уртача айлык кеременең чик күләмен 20 меңнән 23 мең сумга кадәр арттырачаклар. Әлеге закон проектын депутатлар VII чакырылыш республика Дәүләт Советының 13 утырышында кабул итте.
Татарстанда «Хезмәт ветераны» исеменә лаек булган гражданнар ай саен акчалата түләү, элемтә хезмәтләренә һәм торак-коммуналь хезмәтләргә түләүгә субсидияләр ала, тешләргә һәм колакка бушлай протез куйдыра, дип сөйләде республиканың хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.
«Әлеге социаль ярдәм чараларын бирү өчен мохтаҗлык критерие буларак гражданинның кереме кулланыла һәм ул 20 меңнән артмаска тиеш», – диде ул.
Министр сүзләренчә, «Хезмәт ветераны» исеменә лаек булган татарстанлыларга социаль ярдәм чаралары республика бюджетыннан бирелә. Быел әлеге максатлар өчен 3,7 млрд сум бүленгән.
