Актанышта Яшүсмерләр төбәкара милли көрәш бәйгесенең финалында җиңүчеләр билгеләнде
Актанышта 2009-2011 елгы яшүсмерләр арасында милли көрәш буенча республика ярышлары тәмамланды. Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев кубогына багышланган турнир чын көч һәм спорт бәйрәме булды. Бу хакта «Актаныш» сайтында хәбәр ителә.
Турнир җиңүчеләре:
1 урын Чаллы - алтын һәм Кубок.
2 урын Әлмәт - көмеш медальләр.
3 урын Арча районы - бронза һәм команданың лаеклы чыгышы.
Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм барлык катнашучыларга да милли спортка тугрылыклы булулары өчен рәхмәт белдерәбез, диелгән хәбәрдә.
