Тукай районы Чыршылы авылында герой-якташларга һәйкәл куелды
Тукай районы Чыршылы авылында Бөек Ватан сугышы геройларына һәйкәл ачылды. Бу вакыйга халыкта шатлык та, якты сагыш та уятты, чөнки монумент Мәңгелек хәтер һәм ата-бабаларыбыз алдында бурычыбыз символына әверелде. Бу хакта «Якты юл» сайтында хәбәр ителә.
Тантанада район башлыгы Камил Нәҗмиев проектны гамәлгә ашыруда ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерде һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.
Шунысы мөһим, без үз тарихыбызны хөрмәтләүне дәвам итәбез һәм безгә тыныч күк бүләк иткән кешеләрне хәтерлибез, диелгән хәбәрдә.
