Рөстәм Миңнеханов Казахстанның сәнәгать һәм төзелеш министры белән очрашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казахстанның сәнәгать һәм төзелеш министры Ерсайын Нагаспаев белән очрашты. Очрашу Минскида «Иннопром. Беларусь» халыкара күргәзмәсе мәйданчыгында узды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Россия-Казахстан дустанә мөнәсәбәтләре кысаларында Казахстан белән элемтәләрне киңәйтү мөмкинлеген югары бәяли. Республика лидеры ассызыклаганча, Казахстан - Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнерларының берсе. 2025 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча уңай динамика күзәтелә, товар әйләнеше арткан.
Татарстан Республикасы Рәисе Татарстан белән Казахстанның сәүдә-икътисади һәм фәнни-техник хезмәттәшлек өчен юнәлешләре күп булуына ышаныч белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, моңа үзара хезмәттәшлек принциплары турында хөкүмәтара килешү, Казахстанның Казандагы Генераль консуллыгы һәм Татарстанның Астанадагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге эшчәнлеге ярдәм итә.
Казахстан базарының Татарстан сәнәгать предприятиеләре өчен перспективалы булуы билгеләп үтелде. Бу машина төзелешенә дә, нефть химиясе продукциясенә дә кагыла.
