Фәррахов Казан һәм Чаллы гаиләләренә акчалата компенсациянең өстенлеге турында әйтте
Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов Казан һәм Чаллыдагы күп балалы гаиләләр өчен акчалата компенсациянең уңай яклары турында сөйләде. Аны түләүсез җир кишәрлеге алу хокукыннан баш тарткан өч һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр алырга мөмкин.
«Акчалата компенсациянең төп өстенлеге шунда, гариза бирүчеләргә түләүсез кишәрлек алу өчен үз чиратларын озак көтәргә туры килмәячәк. Компенсацияне җиргә караганда тизрәк алырга мөмкин», – дип хәбәр итте парламентарий.
Ул билгеләп үткәнчә, аңа күп балалы гаиләләр өчен бистәләрдә газлаштыру, электрлаштыру һәм юллар салу мәсьәләләре белән еш мөрәҗәгать итәләр.
«Шуны аңлау мөһим, бирелә торган җирләрнең транспорт, инженерлык инфраструктурасы алга китмәгән. Шуңа күрә җир алучы гаиләләргә коммуникацияләр һәм эш яки уку урыннарына юллар салу өчен җитди ресурслар сарыф итәргә туры килә», – диде Фәррахов.
Татарстанда 2012 ел ахырыннан күп балалы гаиләләргә җир кишәрлеге бирү программасы эшли. Кишәрлеккә үз муниципалитетында кимендә биш ел яшәгән һәм торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ (һәрберсенә 12-18 кв. метр торак туры килә) өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләр хокуклы. Шулай ук, әгәр балаларның берсенә 23 яшь булмаса һәм ул көндезге бүлектә укыса, гариза бирә алалар.
Бу вакыт эчендә, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы мәгълүматлары буенча, җиргә 72 меңнән артык гаилә гариза биргән. Казанда һәм Чаллыда хәл аеруча катлаулы, бу шәһәр округларында җир кишәрлекләре белән тәэмин ителмәгән күп балалы гаиләләр күбрәк: Казанда – 8 518, Чаллыда – 5 304 күп балалы гаилә.
Бу ике шәһәрдә участоклар кытлыгы саклана, һәм хакимият чишелеш юллары эзли. Шуларның берсе – акчалата компенсация. Мондый карар узган атнада Татарстан парламенты кабул иткән закон проектында каралган.
