Добавить новость
103news.com
World News
Октябрь
2025

Татарстанда махсус операциядә катнашучылар өчен торак төзелешенә яңа участоклар билгеле

0

Татарстанда торак төзелеше өчен буш җир участокларын ачыклау һәм әйләнешкә кертүгә юнәлдерелгән «Төзелеш өчен җир» проектын гамәлгә ашыру дәвам иттерелә. РФ Хөкүмәте боерыгы кысаларында махсус хәрби операциядә катнашучыларга торак төзелеше өчен җир эзләүгә аерым игътибар бирелә. Республикада бу максатлар өчен гомуми мәйданы 3233 кв.м булган ике территория һәм 11 006 кв. м мәйданлы 9 җир биләмәсе билгеләнгән, дип хәбәр итә Росреестр хезмәтенең ТР буенча идарәсе.

2021 елдан Татарстанда гомуми мәйданы 3631,6881 га булган 3698 буш җир участогы билгеләнгән. Быел барлыгы 598,6601 га мәйданда 748 территория һәм 116 участок ачыкланган. Моннан тыш, мәйданы 335,2639 га тәшкил иткән 575 участок төзелеш процессына җәлеп ителгән.

Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен участоклар республиканың төрле районнарында урнашкан:

  • икешәр участок – Буа районында (Яшевка авылы – 1200 һәм 1704 кв. м), Биектау районында (Яңа Бөреле – 1500 кв. м һәм Тимофеевка авылы – 1000 кв. м), Сарман районында (Җәлил бистәсе – 1012 кв. м һәм Әлмәт авылы – 1157 кв. м), Чирмешән районында (Иске Үтәмеш – 1263 кв. м һәм Туймәт авылы – 1170 кв. м);
  • Арча районында бер участок (Хөтнә авылы – 1000 кв. м);
  • Әтнә районында ике территория (Олы Әтнә – 1361 кв. м һәм Югары Кибәхуҗа – 1872 кв. м).

Росреестрның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Парамонов әйтүенчә, җир участокларын ачыклау эше дәвам итә, һәм проектның төп бурычларының берсе – Ватан алдында үз бурычын үтәүче гражданнарны торак белән тәэмин итү.

Ул хәрби операциядә катнашучылар өчен участоклар бирү илне яклаучыларга ярдәм чарасы, шулай ук, аларның гаиләләренә уңайлы шартлар тудыру мөмкинлеге булуын ассызыклады. Парамонов сүзләренчә, ведомство участоклар алу процессын мөмкин кадәр гади, җайлы итәргә омтыла.

«Роскадастр» ППК филиалы директоры вазифаларын башкаручы Артур Егоров әйтүенчә, хәрби операциядә катнашучылар үзләренә туры килгән участокны мөстәкыйль сайлый һәм башкарма хакимият органына заявка бирә алачак. Җирләрне «Национальная система пространственных данных» платформасыннан эзләргә кирәк.

«Төзелеш өчен җир» бүлекчәсендә «16:» билгеләрен кертергә була (16 – төбәк коды), аннары система буш җир биләмәләрен, аларның адресын, мәйданын, категориясен, ташламаларга ия категорияләргә бирелүе турында тамганы күрсәтәчәк.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России