Добавить новость
103news.com
World News
Октябрь
2025

Олы Кайбычта яшәүче тыл хезмәтчәне 100 яшьлеген билгеләп үтте

0

Кайбыч районының иң өлкән кешеләренең берсе булган Сабира Гыйззәтуллина — яшьлек елларын сугыш урлаган тыл хезмәтчәне. Бер гасырлык гомер юлы узган ханым бүген котлаулар кабул итте. Бу хакта «Кайбыч таңнары» яза.

Юбилярны тәбрикләргә район башлыгы урынбасары Эльвира Заһидуллина, Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы Илнур Әхмәтов, «Өмет» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлия Нигъмәтҗанова килде.

«Сугыш чорында, сугыштан соңгы елларда фидакарь хезмәт иткән тыл хезмәтчәннәренә илебез Президенты Владимир Путинның котлау открыткасы җибәрелә. Сезнең адреска Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның да котлавы килеп иреште. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның да тәбрикләү открыткасын тапшырырга дип килдек сезгә, Сабира апа. Алдагы гомерегезне дә исәнлектә-саулыкта, бүгенгедәй тәрбиядә кичерергә язсын», — диде Эльвира Заһидуллина.

Сабира апа чәчәк бәйләмен һәм бүләкне дә, рәхмәт әйтеп, сөенеп кабул итеп алды.

Бөек Ватан сугышы башланганда 16 яшь була аңа. Эшкә яраклы ир-егетләр фронтка киткәч, Сабира апа кебек яшүсмерләр, балалар, хатын-кызлар һәм өлкән яшьтәгеләр тормыш арбасына җигелә. Тугыз балалалы ишле гаиләдә туа ул. Бертуганнарының бишесе кечкенә чакта ук вафат булган. Дүрт кыз бала үсәләр. Сугыш афәте аның яшьлеген генә түгел, әтисен дә урлый. Дәһшәтле елларда, чабата киеп, Иске Чәчкаб авылы янында окоп казыган чакларын бер дә онытмый Сабира апа.

Сабира апа сугыштан соң «Правда» колхозы фермасында сарыклар карый. Ул вакытта малларның баш саны 350дән артып китә. Лаеклы ялга чыкканда, «Хезмәт ветераны» медале дә тапшыралар үзенә. Хәзерге вакытта бертуганнарыннан үзе генә калган ул. Казан, Чаллы шәһәрләрендә сеңлесенең кызлары Әлфия белән Зөлфия яши, ай саен диярлек кайтып, ярдәм итеп китәләр.

Ялгызы гына яшәүче Сабира Гыйззәтуллинага социаль хезмәткәр билгеләнгән. Ләкин иң зур терәге — «Өмет» үзәгендә эшләүче авылдашы Земфира Хәбибуллина. Күршеләре Рушания Миңнуллина һәм Әлфия Гыйләҗева да әбине ташламый. Аның янына гел кереп, ярдәмләшеп яшиләр.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России