Һиндстан илчесе: Татарстан белән хезмәттәшлек яңа икътисади мөмкинлекләр ачачак
Татарстан – Россиянең икътисади яктан алга киткән төбәкләренең берсе. Казанда консуллык ачу Һиндстанга яңа икътисади мөмкинлекләр бирәчәк. Бу хакта «TIME: Россия – Һиндстан. Үзара нәтиҗәлелек» форумының пленар сессиясендә Һиндстанның Россиядәге гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Винай Кумар белдерде.
«Татарстан кебек әйдәп баручы төбәк белән партнерлык Һиндстан өчен яңа икътисади мөмкинлекләр ачып кына калмый, илебезнең ышанычлы киләчәген дә тәэмин итә. Республика Россиядә нефть химиясе, IT һәм башка юнәлешләрдә лидер булды. Биредә уникаль тармак базасы булдырылган», - дип билгеләде ул.
Һиндстанның хезмәт базары белән Татарстанның алга киткән җитештерү инфраструктурасы арасында хезмәттәшлек тә аерым перспективага ия. Илче фикеренчә, зур компанияләр аларның илендәге җитештерүләргә инвестицияләр кертә ала.
«Без энергетика, фармацевтика һәм хезмәтләр күрсәтү тармагы кебек юнәлешләрдә махсус сектор коридорларын алга этәрәбез. Һиндстан кадрлар ресурсларына бай, кайбер зур компанияләр безнең ил территориясендәге җитештерүләргә инвестицияләр юнәлтә башлады», - дип сөйләде Винай Кумар.
