Добавить новость
103news.com
World News
Октябрь
2025

Думага Татарстаннан сайланган депутат Татьяна Ларионовага Дуслык ордены тапшырылды

0

Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Татьяна Ларионовага Дуслык орденын тапшырды. Тантаналы чара Изге Сергий Радонежский көнендә узды. Бу хакта парламентарий үзенең телеграм-каналында хәбәр итте.

«Бу минем өчен символик мәгънәгә ия: рухи кыйммәтләргә һәм ныклы гаиләгә багышланган көн безгә бер-беребезгә ярдәм итүнең һәм тормышыбызны тотрыклы, мәгънәле итә торган традицияләрне саклауның мөһимлеген искәртә», - диде Ларионова.

Депутат аны әлеге бүләккә лаек булуы белән котлаган һәркемгә рәхмәт белдерде. «Зур бүләк, җылы сүз һәм игътибар – боларның барысы да җаваплылык һәм эшебезне Россия гаиләләре, дәүләт һәм уртак киләчәгебез мәнфәгатьләрендә дәвам итәргә омтылу», – дип өстәде ул.

Искәртеп үтәбез, Татьяна Ларионова Дәүләт Думасына «Бердәм Россия»нең федераль исемлеге буенча сайланды. Ул гаиләне яклау, ата, ана һәм балалар мәсьәләләре комитеты әгъзасы, социология фәннәре кандидаты, шулай ук I һәм II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен», «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» һәм «Фидакарь хезмәт өчен» орден медальләре иясе.

Ел башында Ларионова Татарстанда «Бердәм Россия»нең халык программасы буенча оештырылган комиссияне җитәкләде, аның бурычы – халыкка партиянең төп документын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре һәм киләчәккә планнар турында мәгълүмат бирү.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России