Рөстәм Миңнеханов «Газпром»ның идарә рәисе урынбасары белән очрашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов XIV Петербург халыкара газ форумы кысаларында «Газпром»ның идарә рәисе урынбасары, Перспективалы үсеш департаменты башлыгы Олег Аксютин белән эшлекле очрашу үткәрде. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Яклар Татарстан Республикасы һәм «Газпром» компаниясе арасындагы стратегик хезмәттәшлекне ныгыту мәсьәләләре хакында фикер алышты. Төбәктә газ белән тәэмин итүне үстерү, шул исәптән газлаштыру программалары, шулай ук фәнни-техник һәм сәнәгый хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре игътибар үзәгендә булды. «Газпром»ның Татарстан сәнәгать предприятиеләре белән эшчәнлегендә уңай динамика күзәтелүе билгеләп үтелде.
«»Газпром» Татарстан өчен стратегик партнер булып тора. Безнең машина төзелеше, нефть химиясе, геофизика, шулай ук фәнни-җитештерү, белем бирү өлкәләрендәге уртак проектларыбыз югары нәтиҗәлелек күрсәтә һәм аларның алга таба үсү өчен җитди перспективалары бар», – дип искәртте республика лидеры.
