Сергей Майоров инженер һөнәрләрен популярлаштыру программасын булдырырга тәкъдим итте
Эшчеләрнең бүгенге буыны акрынлап лаеклы ялга китә. Аларга Альфа буыны алмашка килергә тиеш, һәм төп бурыч - алар сәнәгатьтә эшләсен өчен тиешле шартлар тудыру. «ТР Сәнәгать кластеры» ассоциациясенең идарә рәисе Сергей Майоров «Татар-информ» агентлыгына биргән аңлатмасында шулай дип белдерде.
Майоров Петербург халыкара газ форумының «Альфа буыны: Россия сәнәгатенең кадрлар суверенитетын формалаштыру» стратегик сессиясендә ясаган чыгышында билгеләп үткәнчә, 2035 елга агымдагы җитештерү операцияләренең 30 процентка якыны автоматлаштырылачак. Бу яңа компетенцияләргә ия белгечләргә – 2010 елдан соң туган Альфа буыны вәкилләренә ихтыяҗ тудырачак.
«Без яшьләр нәкъ менә шушы өлкәне сайласын өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында фикер алыштык. Төрле тәкъдимнәр булды», - дип искәртте ул.
Сергей Майоров шулай ук инженер һөнәрләрен популярлаштыру буенча илкүләм программа һәм яшьләрне сәнәгатькә җәлеп итү буенча башка чаралар булдырырга тәкъдим итте.
