Добавить новость
103news.com
World News
Октябрь
2025

Башкортстанның «Өмет» газетасы баш мөхәррире Радис Ногмановка дәүләт бүләге бирелде

0

Башкортостанның «Өмет» татар яшьләре газетасы редакциясе баш мөхәррире, Башкортстан Республикасы атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре, дәрәҗәле Шаһит Ходайбирдин һәм Назар Нәҗми исемендәге премияләр лауреаты Радис Ногмановка «Россия Федерациясенең атказанган журналисты» дигән мактаулы исем бирелде. Әлеге боерыкка Россия Президенты Владимир Путин кул куйган иде, мәртәбәле бүләкне БР Башлыгы Радий Хәбиров тапшырды.

«Күп еллар элек, Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаган чакта, безне Кызыл мәйданга алып чыгып сүз тугрылыгына ант бирдергән иделәр. Шушы биргән антыма мин 38 ел буена тугры калдым. Озак еллар дәвамында Башкортстан матбугаты үсешенә, татар журналистикасына хезмәт иттем. Шуның 27 елын баш мөхәррир вазифасында, ике елын «Тулпар» журналына, 25 елын «Өмет» газетасына багышладым. Һәрвакытта да сүзгә тугры калдым, язганнарым дөрес булды», — дип белдерде ул «Татар-информ»га.

Шулай ук әңгәмәдәш журналист һөнәренең абруен ассызыклады.

«Чын журналист һәрвакытта да, нинди генә заман булмасын үз сүзенә җавап бирергә тиеш. Менә бик күп кешеләр, әллә никадәр вакыйгалар турында язылды һәм халыкка да хезмәт ителгәндер. Ышанам, намус белән эшләнелгәндер. Журналист — ул һәр чорда вөҗдан һәм намус белән халыкка, илгә хезмәт итүе мотлак. Мин исә үз миссиямне лаеклы рәвештә башкардым һәм башкарып киләм. Бервакытта да дәрәҗә, югары исем артыннан куган журналист түгел мин. Барлык исем-дәрәҗә вакыт җиткәч бирелде», — ди ул.

Радис Ногманов әлеге мәртәбәле бүләкнең күпьеллык намуслы хезмәткә бер бәһа һәм тагын да озак еллар матур итеп халыкка хезмәт итүгә этәргеч булуын да билгеләп үтте.

  • «Өмет» — Башкортстанда татар телендә нәшер ителүче газета. Атнасына бер тапкыр җомга көнне чыга. Беренче саны 1991 елның 12 июлендә дөнья күрә башлый. Газета тиз вакыт эчендә укучылар арасында популярлык яулап, республиканың мәгълүмат киңлегендә үзенә лаеклы урынны били. Газета җәмгыятьнең рухи үсешенә, әдәбият, мәдәният, тарих һәм этнографиядә милли традицияләрне күтәрүгә һәм татар телен үстерүгә зур өлеш кертә. Шулар белән бергә сәясәтне, икътисадны да киң яктырта. 2001 елдан баш мөхәррир булып Рәдис Ногманов эшли.







Губернаторы России





Губернаторы России
103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России