Добавить новость
103news.com
World News
Октябрь
2025

Песошин Югары Ослан районының Введенский Бистәсе авылында Хәтер скверын ачты

0

Бүген Татарстанның Югары Ослан районы Введенский Бистәсе авылында тантаналы рәвештә Хәтер скверы ачылды. Тантанада республика Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты, дип хәбәр итә ТР Рәисенең матбугат хезмәте.

Төбәк Хөкүмәте башлыгыннан тыш, тантанада Россия Герое Александр Лапин, ТР вице-премьеры Роман Шәйхетдинов, ТР Премьер-министры ярдәмчесе Владимир Майстренко, Югары Ослан районы башлыгы Евгений Варакин һәм башка кунаклар катнашты.

Сквер Бөек Ватан сугышы фронтларында һәм башка кораллы низагларда һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерә. Биредә хәрби техника үрнәкләре урнаштырылган.

«Бүген без Хәтер скверын ачабыз. Моннан соң биредә Ватанга тугрылыгы чын ватанпәрвәрлек символына әверелгән хәрбиләрнең батырлыгы мәңгеләштереләчәк. Бу сквер батырлыклары дәүләт тарихында мәңгегә сакланачак каһарманнарга күмәк рәхмәтебезне гәүдәләндерә. Без Бөек Җиңү таңын якынайткан ветераннарны да, бүген Россия мәнфәгатьләрен саклаучыларны да хөрмәтлибез», - дип белдерде Алексей Песошин.

«Бу скверны Россия Президенты Владимир Владимирович Путин тарафыннан Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителгән 2025 елда ачуыбыз символик мәгънәгә ия. Бу – зур әһәмияткә ия карар. Ул Ватанны саклау - үткәннең сәхифәләре түгел, ә буыннарны бәйли торган кыйммәт икәнен искәртә. Һәм быел без Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үттек - бу вакыйга XX гасыр тарихын билгеләде һәм халкыбызның бөек батырлыгы үрнәге булды», – дип искәртте ул.

Премьер бу игелекле инициативаны тормышка ашырган кешеләргә: проектлаучыларга, төзүчеләргә, муниципалитет хакимиятенә, үз өлешен кертүчеләрнең барысына да рәхмәт белдерде.

«Бу сквер безнең рәхмәтебез, традицияләргә тугрылык һәм какшамас рухи көч символы булсын. Каһарманнарга мәңгелек дан! Һәлак булганнарның истәлеге мәңге саклансын!» - дип сүзен төгәлләде Песошин.

Александр Лапин үз чыгышында сквер ачылуны чын мәгънәсендә тарихи вакыйга дип атады, ул Введенский Бистәсендә яшәүчеләр инициативасы, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Хөкүмәте ярдәме белән барлыкка килде.

«Сугышчан дан мемориалы бөек Россия өчен көрәшкән, сугыш кырларында җиңү яулаган кешеләргә багышланган. Алар моның өчен иң кадерле әйберләрен – гомерләрен бирде», - дип өстәде ул.

Тантана кысаларында Мәңгелек утны кабыздылар. Чарада катнашучылар һәм кунаклар мемориалга чәчәкләр салды. Моннан тыш, дәүләт бүләкләре тапшырылды.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России